Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

Салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин

Бу көннәрдә почта тартмаларына халыкка салым түләү кәгазьләре килә башлады. Ә шәхси кабинеттан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә киләчәк. Шуңа күрә әлеге сервистан файдаланучыларга үз шәхси кабинетларын тикшерергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез:  салымнарны дистанцион рәвештә теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:

- «Салымнар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында»;

- Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисы ярдәмендә.

Шулай ук, почта бүлекчәлрендә, банклар аша да түләү мөмкинлеге каралган. 1 ноябрьгә кадәр салым кәгазьләрен  алмаучылар  салым органнарына, яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев