Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Салкын тигәнме, әллә коронавирусмы?

Инфекция йоктыруга шик булса яисә ул сездә расланса, нишләргә? Әлеге авыруны өй шартларында дәвалап буламы?

Октябрь аенда район буенча  4 кешенең COVID-19 йоктырганлыгы расланды.

– Коронавирус билгеләре ОРВИныкына бик охшаш: югары температура, сулыш алу авырлашу, төчкерү, ютәлләү, борын тыгылу, мускулларда һәм күкрәктә авырту тойгысы, баш авырту һәм хәлсезлек, укшыту, косу, эч китү булырга мөмкин, - ди район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Илгизәр Хөснетдинов.

Бу билгеләр күзәтелгәндә яисә ковид расланган кеше белән бәйләнешкә кергән булсагыз, инфекция буенча хәвефле илдән кайтсагыз, өегездә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Өегезгә килгән медицина хезмәткәре тикшерүләрдән чыгып, өстәмә тикшерүләр билгеләргә мөмкин: кан тапшыру, компьютер томографиясе үтү һ.б.

Авыру катлаулылыклар белән үтсә, тән температурасы озак вакыт 38,5тән югары булса, һава җитешмәсә, кандагы кислород сатурациясе 90-92дән азрак булса, интоксикация күзәтелсә, табиб өстәмә биохимия анализы, күкрәк читлеге органнарына томография яисә рентгенография билгели.

Коронавирус инфекциясе раслану ул әле шул ук секундта хастаханәгә ятарга кирәк дигән сүз түгел. Авыру җиңел формада күзәтелсә, табиб күрсәтмәләрен үтәп, өйдә дә дәваланырга мөмкин.

Әмма авыру уртача яисә авыр формага әйләнсә, хәл кискен авырлашса ул вакыт ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Онытмагыз, узар әле дип үзегездә булган үзгәрешкә битараф калмаска, участок терапевтыгызга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сезнең белән ни эшләргә кирәклеген ул хәл итәчәк.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов хәлнең яз көне дә, әле дә катлаулы булуын, әмма контрольдә тотылуын билгели.

– Компьютер тамографиясе һәм рентген-тикшерү – пневмонияне ачыклауның ике ысулы. Икесе дә нәтиҗәле. Авыр стадияләрдә, төгәллек кирәк булганда КТ кулланыла. Анысы Буа хастаханәсендә ясала. Рентгенографияне исә авыру кеше үзебездә уза, -ди ул.

– Авыруның беренче биш-алты көнендә зарарлану күренми әле, шуңа температура бер тапкыр югары күтәрелгәннән соң ук КТ үткәрү кирәк дип табылмый. Биш көн дәвамындагы 38 градустан югары температура, кинәт һава җитми башлау, сулыш алу авырлашу, күкрәк читлеге авырту, сатурациянең 90-92дән түбән булуы гына КТ үтәргә сәбәп булып тора.

Сулыш алу җитешсезлеген (пневмонияне) пульсоксиметр белән дә ачыкларга мөмкин. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Александр Визель әйтә.

– Пульсоксиметрны табиб-лар куллана, ләкин кеше үзе дә сатурацияне шушы махсус прибор ярдәмендә даими тикшереп тора ала, -ди ул. –97-99 – норма, 95 – карап торырга, 92-90 – табиб чакырырга кирәк дигәнне аңлата.

Баш пульмонолог, шулай ук, авыру билгеләре күзәтелгәндә аларны антибиотик белән бастыруның һич тә ярамаганлыгы турында да искәртә. Кул астында булырга тиешле препаратлардан “Альфаэнтерферон”, “Умифеновир” һәм гади аскорбин кислотасын атый.  Александр Визель белән интервью интернетта, ютуб каналында урнаштырылган. Аны https://www.youtube.com/watch?v=T5sZ9UE-SlE  сылтамасы буенча кереп карарга мөмкин.

Киңәш:

Инфекцияне кисәтү кагыйдәләре:

– Социаль дистанция һәм битлек режимын катгый үтәгез!

– Кулларны даими юыгыз һәм эшкәртегез!

– Куллар белән биткә кагылмагыз!

– Кеше күп булган урыннарда йөрмәгез!

– Сәяхәтләрдән баш тартыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев