Сак булыгыз: түләмә авыруы
Түләмә (сибирская язва) хайваннар һәм кеше өчен бик куркыныч авыру.
Агымдагы елның 19 августында Воронеж өлкәсенең Панин районындагы бер шәхси хуҗалыгында мөгезле эре терлекнең тиресен тикшергәндә анда түләмә авыруы булуы ачыклана. Бу турыда Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» идарәсе белгечләре хәбәр итә.
Хәзерге вакытта өлкә ветеринария хезмәте түләмә авыруының таралуын кисәтү һәм бетерү өчен барлык чараларны да үткәрә.
Авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә шуны истә тотарга кирәк: бу авыру хайваннардан кешегә күчә ала. Бу аеруча куркыныч авыруны булдырмау буенча республиканың иминлеге безнең уяулыгыбызга, аңлы булуыбызга гына бәйле. Шуңа да район территориясенә түләмә авыруын кертмәс өчен барлык профилактик чараларны үтәргә кирәк.
Түләмә һәм хайваннарның башка авыруларын профилактикалауга бәйле сораулар барлыкка килгәндә,
Татарстан Республикасы буенча «Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итегез: (843) 278-93-53.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев