Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Россиядә бруцеллез буенча яңа ветеринария кагыйдәләре расланды

Программалар. Проектлар

Россиядә бруцеллез буенча яңа ветеринария кагыйдәләре расланды. Аның кайчан гамәлгә керәчәге һәм әлеге кагыйдәләрнең үз эченә нәрсәләрне алуы турында безгә ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең РФ чигендә чик буе ветеринария контроле һәм транспорт бүлеге дәүләт инспекторы  Айвар Дәүләтшин сөйләде.

– Бруцеллёз – Brucella бактерияләре китереп чыгара торган йогышлы авыру. Бу инфекция, башлыча, терлекләрне, бигрәк тә мөгезле   эре терлекләрне, сарыкларны һәм кәҗәләрне зарарлый. Бруцеллёз кешеләргә исә авыру маллар белән контакт вакытында яисә чирле маллардан алынган сөт яки ит продуктлары аша күчә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа кагыйдәләрне билгели торган боерыгы 2021 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк. Яңа ветеринария кагыйдәләре бруцеллез буенча регионнарны исәпкә алып төзелгән. Бу авыруны профилактикалау өчен дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре, бруцеллез буенча имин статуслы хуҗалыклардан кала, башкалардагы эре һәм вак мөгезле терлекләргә вакцина ясарга тиешләр. Һәм дә инде вакцинацияләнгән һәм вакцинацияләнмәгән хайваннарны бергә тоту  рөхсәт тә ителми.

Әлеге кагыйдәләр бруцеллезга планлы лаборатор тикшерүләр үткәрүне күздә тота. Мәсәлән, мөгезле эре терлекләрне елга бер тапкыр тикшерергә кирәк. Ә бруцеллез буенча имин булмаган регионнарда сыерларны һәм таналарны –  елына ике тапкыр.

Хуҗалыкта бруцеллез ачыкланганда мөгезле эре терлекләр санын киметү ике очракта рөхсәт ителә:

– әгәр авыру учагы ике ел дәвамында бетерелмәсә;

– әгәр дә бу чир имин төбәк чигендәге хуҗалыкта килеп чыкса.

Башка очракларда авыру хайваннарны суярга, сәламәт хайваннарны вакцинацияләргә кирәк булачак.

Кагыйдә буенча, авыру хайваннар белән эшләүгә битләрендә, яисә  кулларында яра, тырналган урыннар булган хезмәткәрләргә рөхсәт бирелми. Чөнки кеше дә авыруны инфекцияле хайваннар белән контактта булганда, яисә авыру малларның сөтләрен кайнатмыйча кулланганда, йоктыра ала.

Мал-туарны таныш түгел кешеләрдән, санкциясез сәүдә урыннарыннан, сәламәт булуын раслаучы ветеринария документлары булмаганда сатып алмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев