Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Россия почтасы көне белән!

Почта–ул борынгы хезмәтләрнең берсе.

Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия почтасы көне белән ихлас котлыйм.

Почта–ул борынгы хезмәтләрнең берсе. Хәзерге заманда да ул коммуникацияләрнең иң гади һәм популяр чарасы булып кала.Һәм заманалар үзгәрсә дә, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләве почта хезмәткәрләренә бәйле, алар ихлас рәхмәт сүзләренә лаек.

Районыбызның почта хезмәткәрләре һәрвакыт җаваплы, һөнәри осталык, намуслы хезмәт белән аерылып торды.  Хәзер дә алар көн саен  мең төрле корреспонденция кабул итәләр, аны эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр.

Реклама

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар һәм бәхет телим. Дистәләрчә еллар буена почта элемтәсенең куәтле системасын булдырган ветераннарыбызга аеруча да җылы сүзләр юллыйм. Бәйрәм белән сезне!

Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев