Һәркемгә дә җитә: чүпрәлеләргә азык-төлек запасы тупламаска киңәш итәләр
Чүпрәле районындагы кибетләрдә буш киштәләр турындагы имеш-мимешләр чынбарлыкка туры килми.
Дөньяда коронавирус эпиндемиясе сәбәпле кибетләрдә буш киштәләр һәм товар кытлыгы турында фейк (ялган) һәм провокацион хәбәрләр тарала. Чүпрәле супермаркетларында, шәхси кибетләрдә дә андый хәл күзәтелгәне юк. Шуны дәлилләү максатыннан без, район Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов белән берлектә, район үзәгендәге күп кенә кибетләрне йөреп чыктык.
-Ярма, макарон ише азык-төлек продуктлары бетеп торганы юк, -диделәр безгә супермаркетларда.
“Паникага сәбәп юк”, - дип сөйләде Сәйфихан Нәфиев урамында урнашкан шәхси кибет хуҗасы Нәфисә Хәйруллина да. – Кайтарып куйган азык-төлек товарларыбыз да бар, кайтарып та торабыз. Алай кеше дә ябырылып ашамлык ала башлады дип тә әйтмәс идем – кешеләрнең кибеткә килүе дә, керем дә башка көннәрдәгечә.
Рамилә Вафина, А.Абязов урамындагы супермаркет директоры:
Кибетне кирәкле продукция белән тәэмин итү өчен бездә запаслар җитәрлек дип саныйм. Борчылырлык сәбәп юк. Ярмалар, беренче чираттагы кирәк-яраклар бар, товарлар билгеләнгән график буенча, ике көнгә бер тапкыр китерелә».
Илсөяр, "Магнит" кибете хезмәткәре»:
«Көндәлек товарларга ихтыяҗ артмады. Кешеләр көн саен куллану өчен кирәкле әйберне генә сатып ала. Бәяләр тотрыклы, барлык акцияләр һәм ташламалар гамәлдә. Без сатып алучыларыбыздан борчылмауларын һәм запаслар булдыруга уйлап эш итүләрен сорыйбыз. Кибет киштәләрендә товар җитмәсә, яңалары белән көн дәвамында тәэмин итәбез".
Нәфисә Хәйруллина, шәхси эшмәкәр:
«Күпләп сатып алуның мәгънәсен күрмим һәм безнең район халкына да шулай киңәш итәм. Кирәкле продукциягә бәяләр артмады һәм артмас дип көтелә. Паникага бирелмәскә киңәш итәм»
Илмир Измайлов, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
"Бүгенге көндә Чүпрәле районында торак пунктларда 80 шәхси кибет, шулай ук район үзәгендә «Магнит» һәм «Пятерочка» сәүдә челтәрләре эшли. Аз санлы торак пунктларга автолавкалар чыга. Районның барлык сәүдә нокталарында да без беренче чиратта кирәкле продукция булуга көндәлек мониторинг алып барабыз. Барлык кибетләрдә дә макарон, ярмалар, үсемлек мае кебек продукция запасы бар. Халык ягыннан ажиотажны күрмибез. Чүпрәлеләргә имеш-мимешләргә ышанмаска кирәк, дип әйтәсе килә. Вәзгыять контрольдә тотыла. Продукциягә бәяләр артса, бу хакта 2-26-94 телефон номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев