РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чүпрәле районында эш сәфәре белән булдылар
Кунакларның максаты– Чүпрәледә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру барышы белән танышу иде.
Нинди генә вәзгыять булуына карамастан, илкүләм милли проектларны тормышка ашыру дәвам итә. Шушы көннәрдә районда РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты эш визиты белән булып киттеләр. Кунакларның максаты– Чүпрәледә федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру барышы белән танышу иде.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновны һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде.
Депутатларның эш сәфәре Иске Шәйморза авылыннан башланды. Биредә кунаклар Иске Шәйморза авыл җирлеге территориясендә өйләргә су кертү барышы һәм авыл җирлеге бинасын капиталь төзекләндерү эшләре белән таныштылар.
Бүгенге көндә биредә суүткәргеч торбаларны Куйбышев урамы буйлап үткәрәләр. Әлеге эшләр җирлектә 2019 елдан бирле алып барыла һәм Чуваш Шәйморзасы авылыннан башланган иде. Нәтиҗәдә, шушы еллар эчендә “Чиста су” федераль программасы буенча авыл халкын сыйфатлы су белән тәэмин итәр өчен 70 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова сүзләренчә, халыкны сыйфатлы су тәэмин итү эшләре ахырына якынлаша бар, бары берничә урам гына калган.
Кунаклар Әбдриев урамында яшәүче Идрисовлар йортында да булдылар. Бу урамга су үткән ел кергән булган. Фәйрүзә апа һәм Солтан абый Идрисовлар –лаеклы ялда, гомере буе колхозда хезмәт иткәннәр. Мондый программаның булуына куанычларын яшермиләр.
"Тормышта иң мөһиме–су. Иртән торып аякка басуга, кешегә су кирәк. Без инде олы яшьтәгеләр, балаларыбыз да юк. Елдан-ел коедан су ташу авырлаша бара. Шуңа да урамыбызга су килгәч, бик куандык. Хәзер өйдә су краннан гына ага. Авылда шундый уңалыйлар булдыруны кайгырткан республика һәм район җитәкчеләренә олы рәхмәтләр җиткерәбез", - диләр авыл өлкәннәре.
Бүгенге көндә милли проектлар нигезендә районда берничә социаль әһәмиятле объектларга капиталь төзекләндерүләр алып барыла. Шулар арасында Иске Шәйморза авыл җирлеге бинасы. Бина үз түбәсе астына авыл җирлеге башкарма комитетын, почта бүлекчәсен, банк филиалын һәм АТСны алган. Шулай ук, Кече Чынлы авыл мәдәният йорты бинасына да капиталь төзекләндерү алып барылды. Биредә шулай ук, бер түбә астында авыл китапханәсе, авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан. Моннан тыш, Иске Чүпрәле күп профильле лицеенда да капиталь ремонт бара.
Кунаклар әлеге объектларда да булдылар, җитәкчеләр белән очраштылар, эш барышы турында фикер алыштылар.
Депутатлар үзләренең эш визиты кысаларында район Башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул иттеләр. Иске Кәкерле, Матак, Зур Чынлы, шулай ук, Түбән Чәке авыл җирлекләрендә яшәүчеләр депутатларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, нигездә бу юллар төзүгә кагылды.
Илдар Гыйльметдинов һәм Ринат Гайзатуллин барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирделәр, авыл халкы күтәргән барлык мәсьәләләрне шәхси контрольгә алдылар.
Моннан тыш. Илдар Гыйльметдинов район халкын социаль яклау бүлеге коллективы белән дә очрашты. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм намуслы хезмәтләре өчен Лилия Замалетдинова һәм Мария Никишкинага Рәхмәтләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев