Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлыкны Россия Федерациясеннән читкә чыгара башлыйлар
Ашлыкны экспортка җибәргәндә нинди таләпләр үтәлергә тиеш?
Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлыкны Россия Федерациясеннән читкә чыгара башлыйлар. Ашлыкның төп импортерлары Кытай, Азербайҗан, Казахстан, Польша, Үзбәкстан, Беларусь, Иран, Латвия һәм башкалар. Бу хакта безгә "Россельхознадзор«ның Татарстан Республикасы идарәсе дәүләт инспекторы Раил Абүзәров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында Россия Федерациясе территориясеннән ашлыкны һәм аны эшкәртү продуктларын чыгарганда үсемлекләр карантины, ашлыкның сыйфаты һәм иминлеге нә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге «АПК Үзәк комитеты» ФДБУ катнашында Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе тарафыннан башкарыла.
Халыкара таләпләр буенча, экспортка җибәргәндә ашлыкны озатучы түбәндәге документлар булырга тиеш:
— фитосанитария сертификаты;
— продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаучы документлар (туры килү сертификаты, декларация һәм башкалар).
Фитосанитар сертификат (ФСС) — халыкара үрнәктәге документ, ул карантин астындагы продукция партиясен озата бара, аның билгеләнгән илнең карантин фитосанитар таләпләренә туры килүен раслый.
Йөкнең фитосанитар халәтен билгеләү максатында идарә белгечләре пробалар ала, алар "АПК Үзәк комитеты«на җибәрелә, аннары алынган бәяләмә нигезендә фитосанитар сертификат рәсмиләштерелә.
«Ашлык куркынычсызлыгы турында» 015/2011 Таможня берлегенең техник регламенты нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре азык-төлек һәм азык максатларына җибәрелә торган ашлыкны Таможня берлегенең бердәм таможня территориясенә бары тик сыйфатны һәм куркынычсызлыкны бәяләү процедурасын узганнан соң гына әйләнешкә чыгарырга тиеш.
Регламент азык-төлек һәм фураж бөртекләренә кагыла. Ул ашлыкка карата куллану һәм үтәү өчен мәҗбүри таләпләр һәм ашлык җитештерү, саклау, ташу, сату һәм утильләштерү процессларына бәйле таләпләрне кеше гомерен һәм сәламәтлеген яклау максатларында билгели.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге һәм ашлык сыйфатына күзәтчелек һәм орлык контроле бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 20а, шулай ук, 8 (843) 277-69-26 телефоны буенча яисә идарә сайты shn. tatarstan. ru аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев