Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Республика һәм Чүпрәле районы оешу көненә зур бәйрәм чаралары узды

Район үзәгендә бал ярминкәсе, белем бирү учреждениеләре күргәзмә, шлай ук үзешчән артистлар һәм фольклор коллективларның бай концерт программасы әзерләнгән иде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше район башлыгы Марат Гафаровның котлавыннан һәм район үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләүдән башланды.

–Бу бәйрәм, чыннан да, күпмилләтле санала, бу Татарстан халыкларының бердәмлеге, тынычлыгы һәм татулыгы символы. Чүпрәле районы бөтен Татарстан белән бердәм ритмда яши һәм үсә. Аның уңышларында һәм казанышларында һәркемнең хезмәт өлеше бар. Киләчәктә дә республикабызның һәм районыбызның чәчәк атуын телим! - диде Марат Гафаров.

Чарада урып-җыю алдынгылары хөрмәтләнде һәм бүләкләнде, шулай ук районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүчеләр, җәмгыять тормышында актив катнашучылар,  хезмәт ветераннары сәхнәгә чакырылды. Аларга Татарстан Президенты, Хөкүмәт, район башлыгының бүләкләре, район оешуның  90 еллыгы  медальләре тапшырылды.

Күп бала тәрбиялүче гаиләләр дә читтә калмады. . Җиде һәм аннан да күбрәк бала үстергән Чуваш  Бизнәсе авылыннан Васильевлар, шулай ук Иске Элмәледән Квасовлар бүләкләнде. Өлкәннәр, пенсионерлар арасында «Көз нигъмәтләре» бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

– Безгә бәйрәм бик ошады, барысы да күңелле, матур оештырылган. Үткән хезмәт юлыбыз  өчен бүләк алу бик дулкынландыргыч булды.  Оештыручыларга рәхмәт, - дип билгеләп үттеләр почта һәм электр элемтәсе узелында лаеклы ялга эшләп киткән хезмәт  ветераннары Валентина Макаркина һәм Рита Исхакова.

Бәйрәм кичке якта, 30 август көнне дә  концерт программасы, эстрада артисты Айдар Рәкыйпов чыгышы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев