Район китапханәләренә Чүпрәле энциклопедиясе тапшырылды
Тантана Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Районның 32 китапханәсе –чын мәгънәсендә кыйммәтле бүләк- Чүпрәле энциклопедиясенә ия булды. Китап тапшыру район мәдәният йортында узды. Тантанада авыл җирлекләре буенча төп мәгълүмат җыючылар-җирлекара китапханә хезмәткәрләре катнашты.
Китап 2020 елда Чебоксар шәһәренең "Перфектум" нәшриятында дөнья күрде. Энциклопедиянең авторы –төзүчесе-Иршат Закиров. Басманың тиражы-1000 данә.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле энциклопедиясен чыгару инициативасы белән Александр Шадриков (Чүпрәле районы башлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр) чыкты. Алга таба эш хәзерге район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә дәвам итте.
Энциклопедия укучыны Чүпрәле районы тарихы белән таныштыра, муниципалитетның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр турында сөйли.
Китап Татарстандагы башка район энциклопедияләре арасында иң күләмле һәм уникаль басмаларның берсе булды. Энциклопедиядә 690 биттә иллюстрацияләр белән 3200 материал тупланган.
Чүпрәле энциклопедиясен төзү эшен координацияләүче җитәкче, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов һәм автор-төзүче Иршат Закиров тантанада катнашучыларга басманы әзерләү эшнең ничек алып барылуы, мондый төр китапларга нинди таләпләр куелуы турында сөйләделәр.
Китапны төзүдә җирлекара район китапханәсе хезмәткәрләре зур хезмәт куйдылар. Беренче көннәрдән алар мәгълүмат җыюга, китапка кергән шәхесләрне анкеталаштыруга керештеләр.
Айрат Җәлалов башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, китапны булдыруда нәкъ менә китапханәчеләр бәяләп бетергесез өлеш керттеләр, дип билгеләп үтте.
- Китап ярдәмендә йөзләгән гаилә үзләренең туганнары турында белә алачак. Бу безнең район халкына, безнең районнан чыккан якташларыбызга, киләчәк буынга кыйммәтле бүләк,- дип билгеләп үтте Айрат Җәлалов.
Иршат Закиров шулай ук китапханәчеләргә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә тарихи китап белән танышырга теләүчеләр өчен беренче юл күрсәтүләр булуларын теләде.
-Нәкъ менә сезгә киләчәктә дә бик зур бурычны үтәргә туры киләчәк: урыннарда яшәүчеләрне энциклопедия белән таныштыру, аны ничек кулланырга, кирәкле мәгълүмат эзләргә өйрәтү сезнең ярдәмегез белән башкарылачак, - дип билгеләп үтте китап авторы.
Чүпрәле энциклопедиясе халык арасында кызыксыну уятты инде. Чүпрәледән энциклопедиягә кергән Бөек Ватан Сугышы Геройлары арасында Чепкас-Илмәт авылында туып-үскән Гобәйдуллин Зәйдулла Гатаулла улы да бар. Энциклопедиядә әтисе турында язылган мәкалә турында ишеткәч, шулай ук, китап белән танышу максатыннан, шушы көннәрдә геройның улы -Равил ага, гаиләсе белән туган якны өйрәнү музеена килгән.
Алар өчен район башлыгы Марат Гафаров белән очрашу оештырылды. Җылы әңгәмә барышында Равил ага әтисе турында хатирәләре белән уртаклашты. Район башлыгы Равил агага ата-бабаларыбызның хәтеренә сакчыл караш белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
Чүпрәле энциклопедиясен алырга теләүчеләр яшәү урыны буенча җирлекара район китапханәсе филиалларына гариза бирә алалар.
- Теләк белдерүчеләр саны буенча Чүпрәле энциклопедиясе тиражын яңадан бастыру каралачак. Алар аз булмас, дип ышанабыз, - диде Айрат Җәлалов.
Тантана ахырында Айрат Җәлалов китап авторы Иршат Закировка рәхмәт белдерде һәм «Татарстан өлкән кешесенең социаль портреты» VII ачык республика конкурсындагы җиңүче Дипломын тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле энциклопедиясен тәкъдим итү тантанасы 13 февральдә үтте. Анда Иршат Закиров Бөтендөнья татар конгрессының күкрәк медале белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев