Район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләрне өйдә калырга чакыра
Бүгенге көнгә Чүпрәленең 9 кешесе Казан инфекцияләрне дәвалау хастаханәсенә озатылган.
Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, аларның 4се үзендә коронавирус чирен йөртә. Чир йөртүчеләрнең икесе Мәскәүдән кайткан “вахтовиклар”, калган икесе шуларның гаилә әгъзасы. Үзенең Инстаграмм аккауынтында район башлыгы Марат Гафаров, әлеге авыруларга Казан инфекцияләрне дәвалау хастаханәсендә тиешле ярдәм күрсәтелүе турында язып куйды. Ул шулай ук, барлык чүпрәлеләрне әлеге чорда билгеләнгән таләпләрне, санитар-гигиена нормаларын үтәүгә, ә иң яхшысы –өйдә калуга да чакырды.
Соңгы тәүлек эчендә Татарстан Республикасында коронавирус белән авырауның 50 очрагы теркәлде. Шуның 4 се Чүпрәле районына туры килә. Катгый изоляциядә бүгенге көндә 387 чүпрәлеле утыра. Аларның 111е Мәскәү һәм шундый зур шәһәрләрдән кайткан кешеләр, 276 кеше – гаилә әгъзалары һәм туганнары,9 авы исә алар белән якыннан аралашучылар.
Хөрмәтле райондашлар!
Бик кирәк булмаган очракта өйдән чыгып йөрмәгез! Бер-берегез белән аралашканда 1,5-2 метрлы дистанцияне саклагыз! Азык-төлек кирәк булганда өлкәннәр 2-22-52 тел.номерына шалтыратыгыз! Исән-имин булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев