Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Рамазан ае башлана

6 майда мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана. Рамазан – Ислам диненең биш терәгенең берсе булган ураза гыйбадәтен үтәү ае, сабырлык һәм тәрбия ае.

 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында: «Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһтан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер? Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһка ирештереп торалар», диде.

Пәйгамбәребез галәйһиссәләм мөбарәк бер хәдисендә әйтте: («Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар».

Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. «Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде»,- дип ризыкны «бисмиллә» әйтеп кабуыбыз, бу бик зур сөенеч. «Моннан да артыграк сөенеч, - ди Пәйгамбәр галәйһиссәләм, бу, кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтендә җәннәтләргә ирешүегез».

Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: «Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр», -диелгән Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис-шәрифендә.

Мөбарәк Рамазан ае гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм безләргә Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы өйрәтте: «Әллааһүммә әңтә гәфүвүн. Түхиббүл гәфвә. Фәгфү, гәннәә». «Йә, Раббым, Син Гафу Итүче Зат, гафу итүне, сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит».

Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына.

Тел белән ният әйтү саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: «Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчы ураза тотарга ният кылдым. «Нәүәйтү ән әсъуумә съаумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисъан лилләһи тәгалә”. (Гарәпчә уку авыр булса, яисә укуның дөреслегендә шик туса, татар телендә ният кылынса да дөрес була).

Кояш баегач хөрмә җимеше яисә башка төрле җимеш белән шулай ук су белән дә ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт гамәл (саваплы, пәйгамбәребез кылган гамәл).

Авыз ачкач, ягъни җимеш, яисә су капкач түбәндәге дога кылына:  “Әй Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем. Сиңа тәвәккәл кылдым. Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка. «Әллаааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә́ ризқъыйкә әфтартү фәгъфирли́ йә гаффа́рү мә қъаддәмтү үә мәә әххартү».

Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр

Файдасыз, әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру, суга чумып коену, урман сагызы яки кибет сагызы чәйнәү, авыздан үбү,  авыз ачмыйча ике көн рәттән уразада булу,  нинди дә булса гөнаһ эш кылу,  авыру көчәячәген белә торып ураза тоту.

Уразаны боза торган эшләр

Борчак кадәр генә булса да ризык йоту, бер тамчы булса да су эчү, дару эчү, укол кадату, якынлык кылу.

Ураза кагыйдәләре

Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты.

Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты.

Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә иреш

   Язмалар район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов                ярдәме белән әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев