Радик Төхфәтуллин: 18 яшь — егетләрнең шинель кияр чаклары
Редакциябез кунагы – Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин. Ул Россия Кораллы Көчләре һәм анда хезмәт итүче район егетләре, хәрби комиссариат алдында торган бурычлар турында сөйләде. Сорауларны аңа журналист Рәшит Фәтхуллов бирде.
- 1 апрельдән Россия Кораллы көчләре сафларына язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Армия хезмәтенә яраклы егетләрне 20 апрельдән озата башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республика хәрби комиссары, генерал - майор Сергей Погодин әйткән иде. Аның сүзләренчә, узган еллардагы кебек үк армия сафларын өч меңнән артык татарстанлы тулыландырырга тиеш. Россия буенча 142 мең егет армиягә чакыру алачак. Радик Харисович, язгы чакырылыш һәм армия хезмәтендәге кайбер үзенчәлекләр турында сөйләшик әле. Хәзер армиядә хезмәт итүне кунакка барып-кайту белән чагыштыралар...
-Илне саклау теләсә кайсы чорда да мактаулы һәм җаваплы вазифа булды һәм шулай булып калыр да. Солдат. Гади генә әйтелгән бу сүздә тирән мәгънә бар. Солдатка алынган яшь егет бер ел эчендә кыю ир-атка әверелә. Армияне чыныгу мәктәбе дә диләр. Элек- электән анда хезмәт итеп кайткан егетләр абруйлы саналган. Солдатка алынырга яраклы булдыңмы, димәк, син сау-сәламәт, таза егет. Гомумән, Ватанны саклау ир-егет өчен, буыннардан килгән, изге бурыч. “Кунакка барып кайту” гына димәс идем, әмма солдат тормышын. Анда иртән, йокың туймаса да, җитез генә сикереп торырга, эшлисең килмәсә дә эшләргә кирәк. Шулай да армиядән куркырга ярамый. Якыннарыңның йөзенә туры карап сөйләшерлегең, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алуың үзе бер бәхет.
- Язгы чакырылыштагы медицина тикшеренүенә ничә егет киләчәк?
-План буенча 200 гә якын егет килер дип исәплибез. Армиягә беренче төркем 20 апрельдән соң китәчәк. Беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белемле, автомобиль йөртүнең “С” категориясенә ия булган егетләр чакырыла. Элек ниндидер сәбәпләр нәтиҗәсендә вакытлыча хәрби хезмәттән кичектерелеп торган өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны да чакырабыз. Шунысы куанычлы, хәзер армия хезмәте узудан качып йөрүчеләр бөтенләй юк. Монда хезмәт итү вакытының бер елга гына калдырылуы, элемтә өзелмәсен өчен кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителеш тә роль уйныйдыр.
- Безнең районнан ничә егет армиягә алыначак.
- Чүпрәленең 45 егете солдат итеге кияр, солдат боткасы ашар, дип фаразлана.
-Солдатларыбыз кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәчәк?
-Барлык солдатларның 53 проценты коры җир гаскәрләренә барачак, 8 процентын хәрби-диңгез флоты көтә, шушы кадәр үк егетләр стратегик әһәмияттәге ракета һәм һава-космик, һава-десант һәм милли гвардия гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Егетләребез Рәсәй төбәкләрендә – Мәскәү, Санкт – Петербург, Севастополь, Самара, һәм башка хәрби округларда хәрби хезмәт срогын узачак. Шулай ук берничә егет район шефлык итүче Мәскәү өлкәсендәге Ногинск шәһәрендә урнашкан 58172 номерлы хәрби частькә барачак.
-Солдат тормышында нинди яңалыклар күзәтелә?
-Шуны әйтим, Россия Федерациясе Оборона министры Сергей Шойгуның язгы чакырылыш уңаеннан чыгарган яңа боерыгыннан мәгълүм булганча, аяк чолгауларының оекбашка, мунча көненең душка алыштырылуы да яңалыкларның берсе булып тора. Солдатларга казармаларны тиешле тәртиптә тоту өчен юа торган тузан суырткычлар да биреләчәк. Кер юу машиналары да булачак, анысы алдагы көзге чакырылышта уңайлы, җылы, күпкатлы кыр формасы кертелү белән бәйле. Әлеге яңалыкның бер ягы бар: яңа хәрби форманы өйгә алып кайтып китү тыела, чөнки ул алдагы ике елда тагын солдатларга биреләчәк. Тагын берничә яңалык, һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә укучыларга хәрби хезмәттән кичектереп тору хокукы бирелә башлады. Аннан соң булачак солдатларга поездда барганда элек ашамлыклар гына бирелгән булса, хәзер исә вагон-рестораннарга кертеп ашату мөмкинлеге булдырылды. Туплану пунктларында алар, шулай ук, бөтен кирәк- яраклар куелган армия сумкасы һәм банк карталары белән дә тәэмин ителәчәк. Карталарга аларның айлык хезмәт акчалары күчеп бара. Электрон паспорт турында да әйтеп үтим. Анда солдатның сәламәтлеге турында туганнан алып бөтен мәгълүмат туплана.
- Армиядән котылып калырга теләүчеләр күзәтелми дидегез...
- Әйе, күзәтелми. Һәм, алай гына да түгел, соңгы елларда югары уку йортларында укучы студентлар, армиядән кичектереп тору хокукына ия булуларына карамастан, академия отпускасы алып хәрби хезмәткә китәләр хәзер.
- Контракт буенча хезмәт итәргә теләгәннәрнең дә саны арта бара. Әлеге хезмәтнең шартлары турында сөйләп үтсәгез иде...
- Чакырылыш буенча армиягә алынучылар һәм контракт буенча хезмәт итүчеләр арасында аерма бик зур. Килешү төзүчеләргә төрле өстенлекләр бирелә һәм бөтенләй башка шартлар тудырыла.
Әйтик, контракт төзүчеләр хәрби хезмәт урынын үзләре сайлый ала. Нигездә, татарстанлыларны Үзәк һәм Көньяк округларга, республикабызга якын частьларга җибәрергә тырышалар. Самара, Ульяновск, Свердловск, Чиләбе, Оренбург өлкәләре, Удмуртия республикасына ягъни мәсәлән. Шулай ук Кара диңгез флотында Севастопольдә хезмәт итү дәрәҗәле санала. Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет исә офицерларныкы кебек үк. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. З ел хезмәт иткәннән соң, ул җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә үзенә фатир сайлый ала. Фатир бәясен дәүләт каплаячак. Шулай ук 3 ел хезмәт иткәннән соң ир-егет конкурссыз теләгән уку йортына керә ала. Контракт нигезендә хезмәт үтүченең хезмәт хакы да тиешле дәрәҗәдә - вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына карап, аена хәрби частьләрдә 18-60 мең сум түләнә. Әмма контракт буенча хезмәткә теләсә кемне алмыйлар – алар өчен билгеле бер таләпләр бар. Килешү 19-40 яшьтәге, урта белеме булган, физик яктан көчле һәм А, Б категория сәламәтлеккә ия ир-атлар белән генә төзелә. Элеккедән аермалы буларак, контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру буенча хәрби хезмәттә булмаган ир-егетләр дә алына.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт Радик Харисович, солдатларыбызга уңышлы хезмәт телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев