Пушкин көннәре
26-28 январьда Яшел Үзән шәһәренең 9нчы лицеенда "Онегин укулары" булып үтте.
Фәнни-гамәли конференциянең 1нче туры нәтиҗәләре буенча анда безнең районнан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 "Б" сыйныф укучысы Радик Әхмәтов, 7 "А" сыйныф укучысы Регина Мөхетдинова, Марс урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Фаил Бахтиев, Алешкин-Саплык урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Любовь Антонова катнаштылар. Чараның беренче көнендә укучылар төрле номинацияләрдә фәнни эшләрен якладылар, укуларда катнашучыларның сорауларга җавап бирделәр. Нәтиҗәләр буенча, Регина Мөхетдинова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Икенче көнне исә А.С.Пушкинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган мастер-класслар белән дәвам итте. Укучылар лицейның барлык музейларында булдылар, андагы экспонатлар белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев