Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Һөнәри керемгә салым

Быелдан Татарстанда үзмәшгульлеккә салым кертеләчәге турында билгеле булгач, кечкенә генә үз эше белән шөгыльләнеп, моңарчы салым түләмәгәннәр куркуга калды.

Ә шәхси эшмәкәрләр “Яңа система кулайрак булмасмы?” дип кызыксына башлады.

Үткән атнада район Башкарма комитетының утырышлар залында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ильмир Измайлов җитәкчелегендә һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге территориясеннән бертөркем гражданнар катнашында үзмәшгульлеккә салым кертелү һәм кемнәр үзмәшгуль була алу мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үтте. Киңәшмә барышында Ильмир Расыйхович үзмәшгульлеккә салым кертелү, бу режимга керү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында аңлатты.

Салым  инспекциясенә бармыйча да  эш итеп була 

2019 елның 1 январеннан Татарстанда “Һөнәри табышка салым” пилот проекты гамәлгә кертелде. Әлеге яңа система Россиянең дүрт төбәгендә: Мәскәү шәһәрендә, Калуга, Мәскәү өлкәләрендә һәм Татарстанда гына эшли. Закон ун елга кабул ителде, ягъни шушы вакыт эчендә законда әйтелгән салым ставкалары һәм башка шартлар үзгәртелмәячәк. 2028 елның 31 декабренә кадәр ул шул режимда эшләячәк.

Бу режим үз эшен ачкан, башкаларга хезмәт күрсәткән физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен кулай. Чөнки бүген     үз- үзенә генә хуҗа булып, нидер җитештерүчеләр күп бит. Кемдер торт, пирог пешереп, кайберәүләр тегеп, бәйләп сата, кемдер өендә парикмахер, тырнак буяу, ясау хезмәтен башкара. Йорт салып йөрүче “шабашник”лар, тимер капкалар ясап бирүчеләр дә шактый районда. Яңа системаның төп максаты – әнә шундый салым түләмичә генә эшләүчеләрне күләгәдән чыгару. Моннан тыш, бу күпләргә җәмгыятьтә үз статусын билгеләргә дә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, кайбер оешмаларга эшең төшеп барсаң, алар синең эш урыныңнан белешмә алып килүне сорый. Ә үз эшен ачып җибәргән, әмма рәсми рәвештә хезмәт куймаган кеше, кереме булган очракта да, әлеге белешмәне алып килә алмый (әгәр шәхси эшмәкәр булып теркәлмәгән булса). Яңа режим буенча эшли башлагач, андыйлар үзенең салым түләп хезмәт куюын дәлилли алачак, салым органнарыннан кереме буенча салым түләүче буларак белешмә ала, профессиональ статусын билгели ала. Салым ставкасының түбән булуын да аерым әйтергә кирәк.

Россия күләмендә эш итүче  бизнес вәкилләре, ягъни эшмәкәрләрдән аермалы буларак, үзшөгыль проекты буенча эшләүчеләргә салым органнары алдында исәп-хисап тотасы түгел, контроль-касса аппаратлары да кирәкми. Әлеге режим буенча эшләүче “Салым түлим” дип, курыкмыйча, ачыктан-ачык эшли алачак.

Яңа режим ялгызы гына эшләүчеләргә кагыла. Ягъни хезмәт килешүе нигезендә, ялланган эшчеләр тотучылар аннан файдалана алмый. Еллык керем дә 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Шушы шартлар үтәлгәндә, моңарчы шәхси эшмәкәр булып теркәлгәннәр дә шушы система буенча эшли башларга мөмкин.

Өстенлекле яклары

Бу режим буенча бер тапкыр да салым инспекциясенә килмичә эш итәргә мөмкин.  1 январьдан Россия Федераль салым хезмәте сайтында (www.nalog.ru) “Мой налог” дип аталган мобиль кушымта эшли башлады. Теләгән кеше аны үз телефонына, компьютерына күчереп ала һәм теркәлү үтеп, куллана. Бу бик уңайлы. Аннары, әлеге кушымта буенча, эшләүчеләргә салым органнары алдында исәп-хисап тоту (отчет тапшыру) каралмаган. Декларация тутырасы түгел. Контроль-касса техникалары сатып алырга да кирәкми.

Салым ставкалары

Физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнең 4 проценты күләмендә салым түлисе була. Ә юридик затлар (оешмалар) белән эш иткәндә, салым ставкасы – 6 процентны тәшкил итә. Тагын бер мөһим әйбер: яңа режимны кулланганда, Пенсия фондына иминиятләү кертемнәрен түләү мәҗбүри түгел. Яхшы пенсия алырга теләүчеләр ул кертемнәрне ирекле рәвештә түли ала.

Күпме керем алуын яңа режимнан кулланучы үзе теркәп бара. Бу система кешенең намусына ышанып эшләнгән, ул нәрсә өчен кемнән күпме табыш алуын кушымтада язып бара. Шуннан чыгып һәр ай саен аңа салым түләү квитанциясе җибәрелә. Хәбәр һәр айның 12нче числосында килә (узган ай өчен) һәм түләүне 25енә кадәр башкарасы була.

Моннан тыш, сезонлы гына, ягъни шабашкада эшләүчеләр өчен дә уңай ягы бар бу режимның, законда “ай саен салым түләргә” дип язылмаган. Кеше кайчан табыш ала, салымны шунда гына түли.

Аннан соң Ильмир Измайлов үзмәшгульлеккә салым кертелү буенча үткән киңәшмәдә катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Әлеге пилот проектта катнашу өчен кирәкле булган “Мой налог” дип аталган мобиль кушымтаны ничек итеп үз телефонына күчереп алу, теркәлү үтү процессларын тәфсилләп аңлатты һәм теләкләре булганнарга теркәлү үтәргә ярдәм итәчәкләрен дә белдерде. Бүгенге көндә район буенча 102 кеше «Мой налог» мобиль кушымтасында теркәлү  үткән дә инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев