Мунчәлиләр бәйрәмгә чакыра
Чарада күренекле дин әһелләре катнаша.
10 июль көнне «Мунчәли укулары-Авыл бәйрәме” уза. Чарада Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре, Татарстан, Чувашия, Ульяновск, Нижгар, Мордовия өлкәләреннән килүче милләттәшләребезнең чыгышлары, мөнәҗәтләр, дини җырлар каралган.
Балалар өчен Шәкертләр бәйрәме, уеннар, төрле бәйгеләр булачак. Шулай ук, намаз уку, корбан ашлары үткәреләчәк. Чараны Татарстаннның атказанган урманчысы, якташыбыз Ирфан Халитовның нәсел шәҗәрәсенә багышланган “Шәҗәрә бәйрәме” дәвам итәчәк.
Кичке якта “Авыл бәйрәме”ндә Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм үзешчән сәнгать коллективларының чыгышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев