Реклама
Көн вакыйгасы
“Могҗизалар кыры”н алып баручы Леонид Якубович “Чүпрәле” түбәтәен киде
Бүгенге әңгәмәбезнең дә кунагы – «Могҗизалар кыры» тапшыруының әлеге героинясы–Иске Чүпрәле авылыннан Гүзәл Миначетдинова.
Үткән җомгада 1 нче каналның күп миллионлы аудиториясе балачактан ук яраткан «Могҗизалар кыры» тамаша кылды. Бер карасаң, гадәти чыгарылыш, чираттагы тамаша иде. Әмма чүпрәлеләр аны аеруча дулкынлану, горурлану хисе белән көттеләр. Анда катнашучы героиняны үзләренең социаль челтәрләрендә билгеләп үттеләр, ул үзенең максатчанлыгы белән якташларының көнкүрешен җанландырып җибәрде, фикер алышу өчен мәгълүмати сәбәп булып торды.
Бүгенге әңгәмәбезнең дә кунагы – «Могҗизалар кыры» тапшыруының әлеге героинясы–Иске Чүпрәле авылыннан Гүзәл Миначетдинова. Тапшырудан булган хисләре белән ул үзе дә түземсезлек белән уртаклашырга тотынды: “Анда барысы да җанлы, тере. Дубльләрне ничек бар, шулай яздыралар, кабатлап төшермиләр. Леонид Аркадьевич: «Безнең тапшыруда ясалмалылык юк. Тамашачы болай да аннан туйган. Барысы да гади, эчкерсез, шуңа да рейтингны тотабыз”, дип сөйләде. Тапшырулар бер айга алдан язылып куела, болар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләнә”.
– Гүзәл Александровна, сез уенда ничек катнашырга карар иттегез?
–Мин балачактан ук, “Могҗизалар кырын” яратып карый идем, анда катнашу минем дөресен әйткәндә зур хыялым иде. Күрәсез, еллар узгач, теләгем тормышка ашты.
– Конкурсның нинди шартларын үтәдегез? Бу кроссворд, викторина идеме?.
–Мин СМС уеннарда катнаштым, чөнки кроссвордлар уйлап табу авыррак, аннан соң, анда катнашу өчен ай-хай нинди кроссворд уйлап табарга кирәктер. Шуңа иң гади ысул – СМС уены дип уйладым. Хәер, андагы уен да җиңелләрдән булмады. Берничә тапкыр көчемне сынап карарга туры килде. Тик барыбер дә финалга кадәр чыктым һәм җиңдем. Аннары 1 нче каналның студиясеннән шалтыраттылар, сайлап алу турын уздыгыз, дип хәбәр иттеләр.
–Тапшыруга чакыру алгач, нинди хисләр кичердегез?
–Җиңүем турында тапшыру барышында исем-фамилиям экранга чыккан булган. Әмма мин аны күрми калдым. Әлеге хәбәрне миңа шулай ук шалтыратып хәбәр иттеләр. Ул чакта бала белән декрет ялында утыра идем. Мәшәкатьләр белән онытылган булган, күрәсең. Тиз генә телевизорны кабыздык, әмма соң иде инде, башка исем-фамилиям күренмәде. Аннан миңа 2020 елның мартында, коронавирус белән пандемия башланган вакытта шалтыраттылар. Тик аннан соң, чаралар үткәрү тукталды, һәм мин дә насыйп булмагандыр дип бу турыда оныттым. Бүтән шалтыратулар да булмады. Ә быел исә җәй аенда янә минем белән элемтәгә керделәр һәм инде булачак уенның датсын әйтеп, Мәскүгә Останкинога килергә куштылар.
–Әлеге хәбәрне коллективта, якыннарыгыз ничек кабул иттеләр?
–Барысы өчен дә көтелмәгән яңалык булды ул. Әлбәттә, өйдә дә, коллективта да минем өчен шатландылар, уңышлар теләделәр. Чакыру килгәч, мин район администрациясенә дә хәбәр иттем. Бару-кайту, күчтәнәчләр мәшәкатен – барысын да оештырдылар. Район башлыгы Марат Гафаровка, аның кул астында эшләүче командага олы рәхмәтләремне җиткерәм. Бүләкләрдән үзебезчә, татар милли ризыкларын: чәк-чәк, чәйләр, казылык, бал, бакча җимешләре алып бардым. Ә иң олы бүләк ул-татар милли киеме һәм “Чүпрәле” язуы төшерелгән түбәтәй иде. Соңгыларын Якубович киеп тә карады.
– Сүзне уйлап табуы авыр идеме?
–Җиңел димәс идем. Таныш сүз түгел иде. Күп хәрефләрне ачтым, әмма берсендә ялгыштым. «З» хәрефен атаганда Якубович:”Эх, янәшәдә генә”, дип куйды. Билгеле логик яктан моны аңлап була иде. Янәшәмдәге уенчы шулай эшләде дә, “С” хәрефен атап, сүзне тулысынча ачты. Бу бит уен гына, бер дә кәефем төшмәде. Якубович үзе дә: “Безнең тапшыру-ул уен, шоу, тамаша. Интеллектуаль уеннар өчен башка тапшырулар: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» , "Миллионер булырга теләсең" эшли. Монда бәхет эше, кемгәдер ул елмая, ә кемгәдер юк”, диде. Чыннан да иң мөһиме-мин уенда катнаштым һәм хыялыма ирештем. Уендагы атмосфера һавасын “суладым”.
–Әлеге теманы дәвам итеп, чыннан да нинди ул, бу «Могҗизалар кыры»?
–Беренчедән, Якубович үзе генә - тере легенда. Телевизор экраннары аша гына күргән әлеге шәхесне безнең өчен күрү, аның белән аралашу– ниндидер тарихка кагылу белән бер булды. Ә тамаша атмосферасы әйтеп бетергесез. Якубович шундый эчкерсез, гади. Бик күңелле, белемле кеше. Катнашучыларга бик игътибарлы. Уеннан соң һәр катнашучы белән истәлеккә фотога төште. Хәзер мин дә шундый фото белән мактана алам (елмая).
–“Могҗизалар кыры”ның барабанын әйләндерү авыр булдымы? Тамашачылар бар идеме?
–Чынлыкта барабан бик авыр хәрәкәтләнә, ул металлдан эшләнгән, аны әйләндереп җибәрү өчен күп көч куярга кирәк. Кызганычка каршы, тамашачылар булмады, чөнки пандемия вакыты исәпкә алына. Шулай да зал буш түгел иде – анда төшерү төркеме эшләде, башка кешеләр дә бар иде. Шулай ук, һәр уенчының теләктәшлек белдерү төркеме тамаша кылды. Мин дә кызымны алып бардым, ул да шунда залда утырды.
–Уен барышындагы хис-кичерешләрегез белән уртаклашыгыз әле, кызыклы хәлләр булдымы?
–Уенга керер алдыннан безне барысына да: кая, ничек басарга өйрәттеләр, күрсәттеләр, кагыйдәләр белән таныштырдылар. Беренче карашка җиңел кебек тоелган кагыйдәләр уен башлангач, бик авырлашты. Алдыбызга куйган чәйне, печеньене дә дә кабып караучы булмады. Барысы да дулкынлана башлады. Ә миңа әле беренче өчлектә чыгарга туры килде Һәм, өстәвенә, төшерү вакытында тавыш белән тоткарлыклар булды, шуннан соң микрофоннарны төзәтү өчен уенны туктаттылар, ягъни бу янә өстәмә кичерешләргә сәбәп булды. Эфир вакытында ниләр сөйләгәнем дә исә калмады, бер мизгел эчендә барысы да үтте китте. Кызыклы хәлләрдән икенче уенда бер фермер каз күтәреп килгән иде. Ул Якубович сөйләгәндә тавыш биреп торган, диделәр. Ә болай гадәти узды уен.
–Сезгә ниләр бүләк иттеләр?
– 5 литрлы термопот (электр чәйнек) һәм Якубовичның данлыклы чәй бокалын. Термопоттан файдаланабыз, бик канәгатьбез. Дөресен әйткәндә, өйдә юк иде әле ул, шуңа бик кирәкле әйбер булды.
–«Могҗизалар кыры» тапшыруынан соң нинди “миф”лар юкка чыкты?
–Призларны алып калалар диюләре –дөрес түгел. Алдау юк. Машина, башка призлар отулары хак, әмма барысына да керем салымы каралган. Кыскасы, Россия Федерациясендә закон буенча билгеләнгән теләсә кайсы бүләктән монда да керем салымы түләргә кирәк.
–Райондашларыбызга ниләр әйтер идегез, теләкләрегез?
–Һәркем үзенә максат куярга тиеш. Максат булса, һичшиксез кеше теләгәненә ирешә. Минем урында районыбызның башка кешесе дә шулай ук, тапшыруга барып катнаша ала. Ә андый мөмкинлек туса, аннан файдаланырга кирәк. Чөнки ул тормышыбыздагы бер якты хатирә, истәлек, балаларга, оныкларга сөйләр хатирә булачак.
Әлбәттә, һәркемгә сәламәтлек телим. Бу бүгенге көндә бик тә актуаль булып тора. Ә иң мөһиме – могҗизаларга ышануларын, игелек кылуларын телим.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт Гүзәл Александровна. Сезнең үрнәгегездә башкаларга да "Могҗизалар кыры" нда булырга язсын. Ә без исә, Чүпрәле данын 1нче канал аша илебезнең төрле почмакларына тараткан якташыбыз белән горурланып калабыз. Уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев