Минем бабам Гәрәй Алимов
Җиңү солдаты
Айнур Алимов
Зур Чынлы авылыннан 361 кеше ил азатлыгы өчен фронтка киткән һәм бары тик 121енә генә авылга әйләнеп кайту насыйп булган.
Минем бабам Гәрәй Сибгатулла улы Алимов та 1940 елның октябрь башында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Забайкалье хәрби округында артиллерия полкында хезмәт итә ул.
Сугыш башлангач Иркутск шәһәренә инженерлар әзерли торган училищега җибәрәләр. Биредә ул сапёр белгечлеген үзләштерә. Сугышка 1942 елда керә. Калинин, Великие Луки, Белоруссия җирләрен азат итүдә катнаша. Сугыш аның өчен 1945 елның 27 январенда, Латвия җирләрендә тәмамлана. Мина ярчыгы, бабамның битләрен яндыра һәм ике күзен сукырайта. Сугыштагы батырлыгы өчен “Кызыл Йолдыз”, “Сугышчан Кызыл Байрак” орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә ул.
Җиңү! Бу илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр, ул һәм кызлар өчен зур бәхет була.
Госпитальләрдә дәваланганнан соң бабам да 1945 елның 28 маенда авылга кайта, һәм мәктәптә балаларга тарих, җыр дәресләреннән белем бирә башлый. Шул елны ук әбием белән тормыш коралар, дүрт ир-бала тәрбияләп үстерәләр. Бабам үз тирәсенә талантларны туплап, концертлар бирә башлый. Туган авылының тарихын да яза. Аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә, күп тапкырлар Мактау Грамоталарына лаек була. 1975 елда аңа “ТАССРның Атказанган укытучысы” исеме бирелә.
Авыр сугышларны үткән солдат 2012 елның 6 маенда вафат булды. Аның белән мин дә, әнием дә, калган балалары һәм оныклары да, горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар.
Күгебез аяз, илләр тыныч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев