Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Милли проект кысаларында 4 млн. сумга кадәр грантлар алырга мөмкин

Татарстанда  «Фермерларга  һәм  авыл  хуҗалыгы                кооперациясен  үстерүгә ярдәм  системасын будыру» милли  проекты кабул ителде.    

Милли проект  яңа  эш  башлаучы  фермерлар, гаилә  фермалары һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары өчен  грант программалары белән  бергә  эшләячәк. Аларда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантларына  документалр биреп,  ниндидер  сәбәпләр  аркасында  конкурсны  үтмәүчеләр  дә  катнаша  ала.   Моннан  тыш,  быел  умарталары  һәлак  булган умартачылар  да  катнашып,  үзләренең  умарталыкларын  торгыза  ала.   Программада  “Умартачылык”  юнәлеше  буенча да  ярдәм карала.   Грантның  максималь күләме  4 млн сум  тәшкил  итә.

Милли проект  буенча  документлар  кабул  итү  6 августта игълан ителәчәк.    Әмма  документлар  әзерләүгә  хәзер үк  керешергә  мөмкин.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында  «Фермерларга, авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына   грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр» бүлегендә  кирәкле  барлык  мәгълүмат урнаштырылган. 

Шулай  ук, республикада  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларыннан матди-техник  базаны  үстерүгә  конкурс  документларын  кабул  итү  9 августка  кадәр  дәвам  итә.  

Консультацияләр  алырга  теләүчеләр  Компетенцияләр  үзәгенә (843)221-77-40  телефоны  аша  һәм   цкскрт.рф  сайтына  мөрәҗәгать  итә  алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев