Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты озайтыла
Хөкүмәтнең 2023 елның 23 декабрендә кабул ителгән 2269 номерлы карары моңа нигез булып тора.
Әгәр машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу срогы 2025 елның 31 декабренә кадәр тәмамланса, аларның гамәлдә булу вакыты тагын 3 елга озайтыла. Бу хакта Чүпрәле районы дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте белдерде.
Хөкүмәтнең 2023 елның 23 декабрендә кабул ителгән 2269 номерлы карары моңа нигез булып тора.
Сорау:
-Машина йөртү таныклыгын яңартуны сорап ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәргә кирәкме?
Җавап:
-Юк, хокук автомат рәвештә озайтыла. Яңа права алу яки булганнарына үзгәрешләр кертү кирәк түгел.
Сорау:
-Теләгән очракта, яңа права алырга мөмкинме?
Җавап:
— Әйе, гадәти тәртиптә.
Сорау:
— Праваны кайсы очракта мәҗбүри алыштырырга кирәк?
Җавап:
-Машина йөртү хокукын бирүче правага ия булган гражданның шәхси мәгълүматлары үзгәргән очракта.
Таныклык яраксызга әйләнгән һәм аннан мәгълүмат алу мөмкин булмаган очракта.
Таныклык югалган яки урланган очракта.
Таныклыкка ия кешенең сәламәтлеге үзгәргән һәм транспорт белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр барлыкка килгән очракта.
-Таныклык ялган документлар нигезендә яки кагыйдәләрне бозып бирелгән очракта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев