Машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән чүпрәлеләр суд каршына басты
Правасыз килеш руль артына утытга ярамаганны белмиләрме икәнни?.. Чүпрәле районы суды 2021 елның 9 аенда кабат исерек килеш руль артына утырган 6 кешенең эшләрен караган һәм аларга карата җәза билгеләгән.
Чүпрәле район суды каршына Р.Сабиров, И.Алимов, С.Семенов, И.Ситдиков, А.Кадыйков һәм И.Сюпин басканнар. Алар әлегә кадәр дә инде бер тапкыр исерек килеш тоткарланып, штраф түләгән һәм 1,5 елга машина йөртү хокукларыннан мәхрүм ителгән булганнар. Әмма штраф түләү дә, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүгә дә карамастан, моннан сабак алмаганнар, киресенчә, янәдән исерек килеш руль артына утырганнар.
Суд барышында аларның гаепләре тулысынча расланган. Чүпрәле район суды И.Сюпинга 2 (ике) елга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, җирле үзидарә органнары белән килештереп билгеләнә торган урыннарда 200 сәгать мәҗбүри эшләү җәзасы билгеләгән. Шулай ук, А.Кадыйковка 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 250 сәгать мәҗбүри эшләү, И.Ситдиковка 180 сәгать мәҗбүри эшләү, 20 мең штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, С.Семеновка 250 сәгать мәҗбүри эш һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, И. Алимовка 250 сәгать мәҗбүри эш һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, Р.Сабировка 250 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.
Исегезгә төшерәбез, соңгы елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый арткан иде. Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмыйлар, ә 30 мең сум штраф түләттерәчәкләр. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың. Ә инде алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына кабат утырган очракта җәза тагын да катгыйрак булачак.
Язма район судының матбугат үзәге белән берлектә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев