Реклама
Көн вакыйгасы
Марат Әхмәтов Чүпрәле районында булды
Эш визиты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов Чүпрәле районында булды. Аны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатып йөрде.
Марат Әхмәтов иң элек район мәдәният йортында район активы белән очрашты. Мәдәният йорты фойесында “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының райондагы бүлеге тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Бүлек җитәкчесе Гөлфия Яфизова татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе алдында саф татар телендә күргәзмә материаллары турында сөйләде. Гомумән, очрашу вакытындагы әңгәмәнең күп өлешен татар телендә алып барды Марат Әхмәтов. Кунак республика хәлләре белән таныштырганнан соң очрашуда катнашучыларның фикерләрен, гозерләрен тыңларга әзер булуын әйтте.
Билгеле инде, авыл хуҗалыгы районы булгач, элекке авыл хуҗалыгы министры булгангадыр, гозерләр дә аграрчылардан керде. Барис Гафуров шундый корылыклы елда да ни өчен безнең районның “Ел коры килгән районнар исемлеге”нә кертелмәве белән кызыксынды, Равиль Бикчуров исә зурчынлыларның татарстанлылар буларак үз авылларына республика юллары аша түгел, ә Ульяновск өлкәсе аша йөрүләрен бәян итте. Проекты инде булган Зур Чынлы – Кече Чынлы юлы төзелешен башлауга ярдәм кирәклеге турында белдерде. Марат Әхмәтов булган гозерләрне тыңлап, хәл итү юлларын эзләнәчәге турында белдерде.
Аннары кунаклар Уби авылында, . Петр Дементьев исемендәге музейда булдылар, авыл мәдәният йорты эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкчелегендәге «Хелхем» халык фольклор ансамбле коллективы кунакларга да үз осталыкларын күрсәттеләр.
Моннан тыш, Людмила Сердцева балалар коллективын җитәкли, ул чуваш халкының традицияләрен пропагандалаудагы эшчәнлеге турында сөйләде, балалар чыгышы тәкъдим ителде.
Халык һөнәрләре буенча түгәрәк җитәкчесе һәм педагог Наталия Куракина туку юнәлеше буенча алып барган эшчәнлеге турында сөйләде.
Кунакларны татар телендә сәламләү сүзе белән Кече Чынлы урта мәктәбендә дә каршы алдылар.
Биредә Марат Әхмәтовка мәктәптә тормышка ашырыла торган проектлар, грантлар һәм туган телне өйрәнү юнәлешендәге уку процессы турында сөйләделәр.
Мәктәп милли көрәш буенча спорт юнәлешендә дә уңышлары белән горурлана, аның җитәкчесе-Радик Низамов. Биредә шулай ук үсеп килүче буынның иҗади потенциалын үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Чигү, тегү , милли эшләнмәләр ясау, балчыктан уенчыклар ясау һәм башка төрле түгәрәкләр эшли.
Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбияты кабинетларын да карап йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев