Мактау тактасында “Цильна” җәмгыяте комбайнчысы Рәфик Шәйдуллов
Җаваплылыгы чикләнгән "Цильна" җәмгыяте районда гына түгел, республикада да иң көчле, нык икътисады булган эре хуҗалыкларның берсе.
Аның эшчәннәре дә үз эш участокларында фидакарьлек үрнәкләре белән аерылып торалар. Рәфик Шәйдуллов та шундыйларның берсе. Ул 30 елдан артык инде туган авылы кырларында иген игә. Елның - елында комбайнчылар арасында оештырылган ярышны әйди. Ашлык суктыру буенча берничә мәртәбә район чемпионы булды. "Элек елларда миңа "Нива" комбайнында да эшләргә туры килде. Беренче күнекмәләремне дә шунда алдым. Тырышлыгымны күреп хуҗалыкка "ДОН" маркалы комбайннар кайта башлагач, берсен миңа тапшырдылар. Яхшы нәтиҗәләргә ирештем, алдынгы урыннарга да чыктым. Аннан соң "Кейс" кыр корабында да эшләргә туры килде. Менә соңгы елларда "Тукано" маркалы комбайн белән басуларны иңлим. "Кайсы комбайн яхшырак?" дигән сорауга ул: -Карап, саклап эшләсәң барысы да әйбәт, техника караганны ярата ул,- дип җавап кайтарды. Уңышллар юлдаш булсын, сиңа игенче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев