Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

"Көзге каникуллар" профилактик чарасы башланачак

2021 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Чүпрәле районында да, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлдерелгән "Көзге каникуллар" дигән киң күләмле чара узачак.

2021 елның 9 ае эчендә республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 344 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 370 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авариягә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәрге чорда 11 пассажир-бала һәлак булган.

Балалар күпләп була торган урыннарда юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рәвештә, балаларны ташу кагыйдәләрен бозу очракларын профилактикалау буенча чаралар узачак.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы кечкенә җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Балаларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар юл хәрәкәтенең яшь  инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, "Ата-аналар патруле" һәм "Әтиләр патруле" гражданнарның инициатив төркемнәре, шулай ук "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" оешмалары җәмәгатьчелеге белән бергәләп кисәтәчәк. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урынына алар белән профилактик эш алып бару өчен биреләчәк.

Шулай ук, белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак.

Көннәр кыскара баруы, иртә караңгылана башлау, шулай ук начар һава шартлары белән бәйле шартларда, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга чакыра, - ди бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев