Кышкы каникуллар башлана
2020 елның 24 декабреннән 2021 елның 10 январена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән «кышкы каникуллар» дип аталган киң күләмле чара узачак.
Бу турыда ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов хәбәр итә.
–Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария-гә бәйле вәзгыять аеруча борчу тудыра,- ди ул. –2020 елның 11ае нәтиҗәләре буенча республика юлларында 7 пассажир-бала һәлак булган. Шуны истә тотып, юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшүгә бәйле рә-вештә, балаларны автомашинада йөртү кагыйдәләрен бозу очракларын булдырмау максатыннан әлеге чараларны уздыру планлаштырыла.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-ана патруле” һәм “Әтиләр патруле” инициативалы төркемнәре, шулай ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыннарына алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак,- ди Анатолий Михайлов.
Полиция хезмәткәрләре, шулай ук, белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр дә уздырачак. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр үткәрү планлаштырылган. Көн яктылыгы кыскару, шулай ук начар һава шартларына бәйле юл ситуацияләре килеп чыгу шартларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катна-шучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.
Сан
2020 елның 11 ае эчендә республика юлларында 431 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 8 бала үлгән, 459 бала җәрәхәт алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев