Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Коръән укучылар бәйгесендә чүпрәлеләр җиңү яулады

2 декабрь көнне Буа мәдрәсәсендә 6 район катнашында Коръән-Кәримне яттан уку ярышы буенча бәйге үтте.

Ярышта Буа мәдрәсәсе мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Чүпрәле районы  имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты. Бәйгедә катнашучылар арасында яшь буын, урта буын һәм өлкән буын катнашты. Өйлә намазыннан соң катнашучыларга урыннар һәм бүләкләр бирелде.

Бәйгедә Кече Чынлы авылыннан Татар Уби авылы мәчете имамы Муса Шәйдуллов ир-атлар арасында, Иске Чокалыдан авылыннан Гөлсирә Хәлиуллова хатын-кызлар арасында 3 урын яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Чүпрәле районы мөхтәсибәте командасы 3 урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев