Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Комсомол - Ватаныбызның гаҗәеп һәм данлы тарихы

29 октябрьдә ВЛКСМ (Всесоюзный Ленинский коммунистический союз молодежи) оешуга 100 ел тула.

Коммунистик яшьләр союзы 1918 елның 29 октябрендә үткәрелгән Бөтенроссия Яшьләр, эшче һәм крестьян Союзы  съездында оештырыла. Аның эшчәнлеге Коммунистлар партиясе программасы нигезендә алып барыла. ВЛКСМның үз уставы, үзәк һәм җирле җитәкче органнары була. ВЛКСМ әгъзалыгына 14 яшьтән 28 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар кабул ителә. 

Бер гасырлык бай тарихы булган комсомолның үткәне данлы. Бу елларда ВЛКСМ сафында күп миллионлаган совет яшьләре тәрбияләнде, чыныгу алды. Алар гражданнар сугышы, илне индустриальләштерү, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы елларында фронтта һәм тылда, аннары сугыш җимереклекләрен тергезүдә, чирәм җирләрне ачуда, илдә алып барылган социалистик төзелешләрдә зур фидакарьлек һәм каһарманлык күрсәттеләр.

Узган гасырның алтмышынчы-сиксәненче елларында яшьләр яңа шәһәрләр һәм поселоклар, завод-фабрикалар, Себер казылма байлыкларын үзләштерүдә, атом һәм гидроэлектр станцияләре, Байкал-Амур тимер юлы магистрален (БАМ), Уренгой-Помары-Ужгород газүткәргечен, Тольятти, Яр Чаллы автомобиль заводларын һәм башка бик күп мөһим объектларны төзүдә катнаштылар.

Яшьләр комсомол путевкасы белән авыл хуҗалыгына эшкә бардылар, кырчылыкта, терлекчелектә, төзелештә комсомол-яшьләр коллективлары, бригадалары һәм звенолары төзелде. Эшли дә, ял да итә белде тынгысыз комсомоллар. Яшьләрнең ялын оештыру, мәдәни чаралар, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, спорт ярышлары комсомол оешмаларының эшчәнлегендә төп игътибар үзәгендә торды. Шул ук вакытта яңа гореф-гадәтләр керттеләр, мәсәлән, комсомол туйлары үткәрелде.

Яшьләр союзының яшь буынны тәрбияләүдәге роле, кадрлар резервы буларак эшчәнлеге турында да аерым әйтеп үтәргә кирәк. Җыелышларда, пленум һәм конференцияләрдә демократик принциплар гамәлгә ашырылды, хезмәт тәртибе, шәхси җаваплылык, җәмәгать тормышындагы активлык кебек мәсьәләләр буенча да җитди сөйләшүләр алып барылды. Патриотик тәрбия һәрчак игътибар үзәгендә торды. Кадрлар әзерләү, аларны үстерү оешма алдында мөһим бурыч итеп куелды. Гомумән, комсомол сафында тәрбияләнгән бик күпләр соңыннан җитәкче һәм җаваплы вазыйфалар башкардылар. Аларның күпчелеге әле дә төрле тармакларда талантлы оештыручы-белгечләр, тәрбиячеләр, остазлар булып эшләрен уңышлы алып баралар, бүгенге яшьләргә үрнәк булып торалар.

ВЛКСМ ның район комитетына 1967 елдан башлап (район Буа составыннан чыгып мөстәкыйль булып оешкач) Фиркать Җәлалов (1967 – 1970), аннан соң Мөнир Насретдинов (1970 – 1974), Альфик Хәйруллин (1974 – 1979), Валерий Шадриков (1979 – 1980), Геннадий Рафиков (1980 – 1983), Шәүкәт Алиуллов (1983 – 1986), Фәридә Яхиева (1986 – 1988), Илһам Нәфиев (1988 – 1989) һәм Рамиль Ахметов (1989 – 1991) җитәкчелек итте (рәсемдә). Рөстәм Рәхматуллин, Дилүзә Абитова, Рәмис Сәнатуллин, Фәрдания Фәизова, Роза Нәсыйбуллина, Николай Музыкантов, Гүзәлия Ахметова, Татьяна Ермолаева, Дамир Алимов, Ханбик Камалов, Фарис Шакиров, Ирек Гафуров, Фирдәүсә Яфизова, Венера Алимова, Марат Хәйретдинов, Марс Кәлимуллин, Валерий Самойлов, Наташа Усманова, Роза Мөхәммәтшина (Шәрәпова), Нәфисә Усманова, Гөлчирә Камалова һәм башка бик күпләр төрле елларда ВЛКСМ райкомының икенче секретарьлары, бүлек мөдирләре һәм җаваплы хезмәткәрләр булып эшләделәр. Хезмәттә алдынгы, шәхси тормышта үрнәк яшь егетләр һәм кызларыбыз комсомол оешмасы секретарьлары итеп сайланды. Бик күпләр комсомол активистлары булды, җәмәгать поручениеләрен үтәде, кешеләр белән эшләргә өйрәнде. Комсомол сафлары аша илебезнең 160 миллион кешесе үтте. Илне үстерүгә керткән хезмәтләре өчен ВЛКСМ Кызыл Байрак ордены (1928), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1931), 3 мәртәбә Ленин ордены (1945, 1948, 1956), Октябрь Революциясе ордены (1968) белән бүләкләнде. 

1991 елның августына, СССР дәүләте таркалганнан соң, Коммунистлар партиясе юкка чыгарылды һәм ВЛКСМ оешмалары да яшәүдән туктады. 1991 елның 27 - 28 сентябрендә үткәрелгән гадәттән тыш ХХII съездда комсомолны таркату турында карар кабул ителде.

«Комсомол – минем яшьлегем”

Фиркать Җәлалов, 1967-1970 елларда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре:

–Комсомол юлламасы белән чирәм җирләрне үзләштерергә китүем аеруча хәтердә саклана. Техникум тәмамлап, диплом алган 50нче еллар иде ул. Иксез-чиксез сөрелмәгән, кеше кулы тимәгән чирәм җирләр, тип-тигез дала: әрлән, йомран ояларыннан кала берни дә юк, хәтта су, елга, агачлык та. Дөрес, без килгәндә чирәм җирләр шактый актарылган, совхозлар, ындыр табаклары, элеваторлар төзелеп килә, уңдырышлы туфракта икмәкләр каерылып уңган иде. Бернинди ашламасыз, үз табигый көче белән үскән эре бодай бөртекләре, очы-кырые күренмәгән далада чәчелгән өем-өем көшелләр хәзер дә күз алдында тора.

...1967 елда, Чүпрәле районы янә мөстәкыйль булып оешкач, мине КПССның Буа райкомы инструкторыннан туган якка кайтарып ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре итеп сайладылар. ВЛКСМ район комитетының бөтен составын яңадан оештырырга туры килде. Әлбәттә, беренче һәм икенче секретарьның югары белемле һәм коммунист булуы мәҗбүри иде. Шулай итеп икенче секретарьга Сиринә Нуруллинаны сайлап куйдык. Оештыру бүлеге мөдиренә “Авангард” колхозында механизатор булып эшләүче Сәйфихан Нәфиевны чакырдык. Комсомол, аннан соң партия сафларында чыныгу алган якташыбыз Татарстан Республикасы прокуроры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде. Сәйфихан кандидатурасын кайдан таптыгыз диярсез? Ул алдынгы механизатор – комбайнчы, шуның өстенә бик нык спорт белән дә шөгыльләнде, сабан туйларда бик оста бил алыша торган иде. Комсомол җыелышларында да активлык күрсәтте. Шушы сыйфатлары өчен аны ВЛКСМ райкомына чакырдык.

Ул елларда районда өч меңнән артыграк комсомол исәпләнә иде. Яшьләр күп булса да ВЛКСМ членнарының азлыгы мине бик борчый иде. Шуңа күрә аларның сафын лаеклы яшьләр хисабына тулыландыруны төп максат итеп куйдым. Авыл яшьләренең күп өлеше колхоз комсомол оешмаларына алынды. Харис Алтынбаев (Шәйморза),  Дмитрий Каргин (Чуваш Чүпрәлесе), Гомәр Исхаков (Иске Чүпрәле), Фадей Иноходцев (Алешкин – Саплык), Мансур Рәимов (Кече Чынлы), Шәүкәт Алтынбаев (Зур Чынлы), Николай Мокшин (Городище), Әдип Шәйдуллин һәм Николай Кузьмин (Түбән Чәке), Җәүдәт Кучатков (Түбән Каракитә), Җәмил Аббазов (Иске Кәкерле), Әнвәр Әлиуллин(Яңа Ишле), Зинаида Павлова (Яңа Уби), Петр Беззубов (Хорновар-Шигали) төрле елларда колхоз комсомол оешмаларын җитәкләделәр, үзләре дә хезмәттә үрнәк күрсәттеләр. Район үзәк хастаханәсе комсомол оешмасы секретаре Фриза Фәйзрахманованың да тырыш секретарь булуын әйтеп үтәсем килә. Фадей Иноходцев һәм Мансур Рәимов ВЛКСМ Үзәк комитетының  “Алтын башак” һәм “Язгы чәчү батыры” дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр, Әдип Шәйдуллинны ВЛКСМ Өлкә комитеты аппаратына эшкә алдылар. Кызларны һәм яшүсмерләрне пионердан комсомолга әзерләүдә пионервожатыйлар зур тырышлык куйды. Аларга ВЛКСМ район комитеты секретарьлары зур ярдәм күрсәтте.

Пионерларны комсомолга әзерләүдә үрнәк эшләгәне өчен Иске Чүпрәле урта мәктәбе пионервожатые Венера Фәхретдинова берничә ел рәттән Бөтенсоюз “Артек” пионерлагеренда пионервожатый булып эшләде. Иске Задур сигезъеллык мәктәбеннән Рузания Сәнәтуллина ВЛКСМ Үзәк комитетының “Иң яхшы вожатыйга” дигән күкрәк билгесенә лаек булды. Татар Шатрашаныннан – Сәрвәр Низамова, Зур Чынлыдан – Әлфия Мохитова (Юсупова), Иске Кәкерледән – Әлфия Айзәтуллова, Иске Чокалыдан – Дилә Шәмсетдинова (Хәйретдинова) һәм башкалар яшьләр арасында хөрмәт һәм ихтирам яулаган пионервожатыйлар иде. Кырчылыкта һәм терлекчелектә эшләүче комсомол-яшьләр коллективлары арасында ярышлар оештыру һәм аларга даими йомгак ясау практикага кертелде. Әлбәттә, эштә һәм җәмәгать урыннарында үзләрен тискәре яктан күрсәтүчеләргә карата тәрбияви алымнар да кулланылды. Комсомол - яшьләр фермалары колективларында “Дүртмеңчеләр сафына тигезләнегез!” дигән лозунг булдырдык. Сыер савучы яшьләр хезмәтенә һәр ун көн саен йомгак ясалды, стена газеталары чыгарылды, бюллетеньнәрдә эш күрсәткечләре яктыртылды. Бауман исемендәге колхоз сыер савучысы Солтания Яруллина “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде һәм ВЛКСМ Өлкә комитеты члены итеп сайланды. Аның хезмәттәше Мария Хәлимова (Ларионова) Ленин ордены кавалеры булды, Путь Ленина колхозы сыер савучысы Федосия Нягусова да алардан калышмады, “Россия” колхозыннан Агния Медова СССР колхозчыларының III съездында делегат булып катнашты. Ул елларда Тольятти шәһәрендә “Лада” автозаводын төзү эшләре киң колач алды. Әлеге төзелешкә 30дан артык егет-кызыбызны ВЛКСМ путевкасы белән эшкә җибәрдек.

Шул ук чорда Казанда “Яшьләр үзәге” төзелде. Район яшьләре төрле өмәләр оештырып төзелешне финанслауга 175 мең сум акча күчерделәр. Башкалабызда яшьләрнең “Идел” лагерен төзүдә дә районыбыздан берничә дистә комсомолец катнашты. 1968 елда шушы лагерьда “Рус – япон яшьләре” фестивале узды. Анда мине дә чакырганнар иде. Фестивальдә СССРның беренче космонавты Юрий Гагарин, ТАССР Өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев һәм ВЛКСМ Өлкә комитетының беренче секретаре Рәис Беляев та бар иде. Юрий Гагаринның ялкынлы чыгышын тын да алмый тыңладык. 1969 елда ВЛКСМ Өлкә комитеты бюросында Чүпрәле районы комсомол комитетының “Игенчелек культурасын үстерүдә яшьләр роле” дигән көн тәртибе буенча утырыш узды. Анда районыбыз яшьләренең эше бертавыштан хупланды һәм тәҗрибәне республика күләмендә өйрәнергә дигән карар чыгарылды.

Яшем олыгаю сәбәпле 1969 елда ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре вазыйфасыннан азат ителдем һәм “Сельхозтехника” район берләшмәсенең баш инженеры, ВЛКСМ район комитеты бюросы члены булып торган Мөнир Насретдинов (урыны җәннәттә булсын) комсомоллар вожагы булып сайланды. 1974 елда ул ВЛКСМның ХVII съездында делегат булып катнашты.

Шәүкәт Алиуллов, 1983-1986 елларда яшьләр оешмасын җитәкләүче:

–Без, бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә алабыз, чөнки безнең иң матур яшьлегебез комсомол дәверенә туры килде. Мөгаен, безнең буын шуның белән дә бәхетледер. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үтте. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. Тыныч тормышта да, сугыш елларында да комсомоллар коммунистлар белән иңне-иңгә терәп атлаган, утка-суга да беренче булып кергән, төзелештә дә башлап йөргән, космоска да тәүгеләрдән очкан, үзләре артыннан яшьләрне әйдәгән.Район комсомол оешмасында тәрбияләнеп чыныгу алган бик күп яшьләребез зур дәрәҗәләргә ирешеп ил күләмендә танылдылар, аларның исемнәре район елъязмасы тарихына алтын хәрефләр белән язылды.

Дамир Алимов, Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлеге җитәкчесе:

–Комсомол безне социалистик кыйммәтләргә,  патриотизмга өйрәтте. Комсомолда булачак дәүләт, партия һәм хуҗалык җитәкчеләре кадрлары үсте, алар җәмгыятьтә  яшьтән үк  тормыш сабаклары алдылар. Комсомол  характерны чыныктырды, тормыш  мәгънәсен аңларга ярдәм итте, илең хакына үзеңнең көчеңне һәм оештыру  сәләтен  тикшерергә мөмкинлек бирде. СССР кебек зур дәүләтнең халык хуҗалыгы өчен талантлы җитәкчеләр, инженерлар үстерүдә дә комсомолның роле зур булды.

Миңа 1972 – 1973 елларда район комсомол комитетының оештыру бүлеген җитәкләргә туры килде. Комсомолга лаек булмаган яшь кеше үзен ничек хис иткәндер, әйтүе кыен, әмма берәү дә аннан читләшергә теләмәде, комсомол билетын күз карасыдай саклап йөртте.

...Комсомол, коммунист, дип сөйләнүләр хәзер инде бер мәзәк кенә булып тоелырга мөмкин. Тик, ни генә булмасын, әлеге оешманың үз үткәне, үз тарихы. Узган гасырның 70нче елларында комсомоллар саны 36 миллионга чаклы җиткән. Бүгенгә хәтле әлеге рекордны дөньядагы бер генә яшьләр оешмасының да кабатлый алганы юк(!)

Комсомоллар турындагы язманы һәм элекке комсомолларның хатирәләрен газетага ВЛКСМ район комитеты бюросының 1983 - 1986 еллардагы члены Рәшит Фәтхуллов әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев