Хокук бозсаң – җәза үтисең
Суд залыннан
11 январьда Чүпрәле районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р.Яфизова административ хокук бозу турында Сәйдәшевнең эшен карады.
Сәйдәшев 2021 елның 17 ноябрендә 16 сәгать 50 минутта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган килеш һәм исерек хәлдә, мотоблок йөрткәндә тоткарлана.
Суд утырышында Сәйдәшев гаебен таный һәм сыра эчтем, дип аңлата
Материалларны карап һәм тикшереп 1 нче суд участогы Сәйдәшевны административ хокук бозулар кодексының 12.8 ст.3 өлеше буенча гаепле дип таный һәм ун тәүлеккә (11 январь, сәагть 12дән башлап) кулга алырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев