Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән

Хөрмәтле чүпрәлеләр!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм! Әлеге бәйрәмнәрнең һәркайсы халыкларның бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен үз эченә ала. Дәүләтебезнең ныклы нигезен символлаштыра, җәмгыятебезне рухи һәм хокукый яктан берләштерә.

Республикабыз Конституциясе кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен беркетте, һәр гражданга үзенең сәләтләрен тормышка ашыру, дәүләт һәм җәмгыять эшләре белән идарә итүдә катнашу өчен реаль мөмкинлекләр бирде. Дәүләтчелекне ныгытуда, татар теленең һәм мәдәниятенең тергезелүендә Конституциянең роле бәяләп бетергесез. Төп законыбыз кабул ителгәннән соң, җәмгыятьтә социаль киеренкелек, җитди низаглар булдырмыйча калынып, сынау еллары лаеклы узылды.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән истәлекле бәйрәмнәребез - Халык бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән котлап, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гаиләләрегез имин, күңелләрегез көр, эш көннәрегез тыныч булсын. Туачак һәр көн җиребезгә аяз күк йөзе һәм тынычлык алып килсен.

Чүпрәле муниципаль район башлыгы Марат Гафаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев