Казанда күпфатирлы йортта газ шартлап, ир-ат һәлак булган
Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Казанда күпфатирлы йорт балконында газ-һава катнашмасы шартлавы нәтиҗәсендә чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
Республика прокуратурасы билгеләп үтүенчә, әлеге адрес буенча газ-һава катнашмасы шартлавы һәм аннан соң янгын чыккан.
Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев