Карантинлы продуктны – контрольгә
ЕврАзЭСта катнашучы илләрдән үсемлек продукциясен алып керү тәртибе нинди?
Газета укучыбызның әлеге соравына ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Раил Әбүзаров җавап бирә.
– ЕврАзЭСта катнашучы илләрдән югары фитосанитар куркынычлык белән чыккан үсемлек продукциясен кертү өчен фитосанитар сертификат таләп ителә, түбән фитосанитар куркычлык белән әзерләнгән продукциягә фитосанитар сертификат таләп ителми.
Бер дәүләт территориясеннән икенче дәүләт территориясенә күчеп йөри торган продукциянең һәр партиясе карантин фитосанитар контрольгә (күзәтчелек) алынырга тиеш.
Продукция хуҗасы “Россель-хознадзор”ның территориаль идарәсенә карантин астындагы продукциянең кайтарылуы турында теләсә нинди мөмкин булган ысул белән хәбәр итәргә һәм карантин фитосанитар контролен (күзәтчелеген) алып бару өчен ике көннән дә соңга калмыйча урнаштырылган продукцияне күрсәтергә тиеш.
Әгәр карантин астындагы продукцияне алып кайтканнан соң “Россельхознадзор” идарәсеннән продукцияне күрсәтү турында уведомление җибәрелүгә дә карамастан, рөхсәт бирелмәгән булса, бу продукция хуҗасына 30 календарь көн эчендә фитосанитар сертификат бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора.
Тулырак мәгълүматларны 8 (843) 277-69-26 телефоны буенча, шулай ук, shn.tatarstan.ru сайтына кереп тә белешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев