Кар китә, чүп чыга: чүпрәлеләр комиссия алдында җавап тотты
Зарыгып көткән яз килүгә бердән шатлансак, икенчедән тирә-яктагы ямьсез күренешкә тап булабыз. Кар астында калган чүп-чар чыга башлады, җәмәгать!
“Чисталык үзебез өчен кирәк! Авылларның матурлыгы, төзеклеге шунда яшәүче җирле халыктан тора ул. Әгәр дә кеше рәсми рәвештә җир участогының хуҗасы булып санала икән, ул аны тәртиптә тотарга, төзеклеге һәм чисталыгы өчен җавап та бирергә тиеш», дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бүгенге көндә дә алар күп тапкырлар әйтелеп, язылып тора. Тик менә кайбер райондашларыбыз аңына аларны берничек тә җиткерү мөмкин түгел. Һаман саен, шул ук бер төрле тәртип бозулар, комиссия утырышында катнашучылардан “мин белмәдем”, диюләр кабатланып тора.
Санитар икеайлык башланырга да өлгермәде, инде дистәләрчә райондашларыбызга бу уңайдан административ комиссия утырышында җавап тотарга туры килде. Сәбәпләре билгеле: үткән ел өй алдында өелеп калган төзелеш материаллары, я булмаса чүп-чар калдыклары кар астыннан “баш калкыткан”. Билгеле, экологлар ясаган рейдлардан соң, аларның һәркайсына протокол язылган. Документ төзелгән икән, граждан аны закон нигезендә үтәргә тиеш. Ә бу очракта, тәртип бозган өчен штраф түләү каралган. Штрафның күләме өй алдындагы чүп-чарның, төзелеш материалының азлыгына, күплегенә бәйле түгел. 2000 сумнан башланган штраф суммасы, ел дәвамында ике тапкыр протокол төзүгә юлыккан авыл кешеләре өчен 5000 сумга кадәр арта. Тәртипле яшик, матур, чиста яшик, хөрмәтле райондашлар! Гаилә бюджетына зыян китереп, штраф түләгәнче, кулларыбызга хезмәт кораллары алып, бүгеннән җыештыру эшләренә керешик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев