Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Юлларда җиде кеше үлгән

Район Башкарма комитетының утырышлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе Рөстәм Мөхәммәтҗанов алып барды. 

Утырыш эшендә район прокуроры Олег Гайнетдинов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Артем Абрамов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы Наил Агишев, ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов, Казан шәһәрендәге территориаль идарәнең профилактика бүлегенең Буа бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Екатерина Журавлева, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре вәкилләре һәм комиссия составы катнашты. Утырышның көн тәртибенә 2024 елда Чүпрәле муниципаль районы юлларындагы вәзгыять һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре куелган иде.
Беренче мәсьәлә буенча Артем Абрамов чыгыш ясады. 

Артем Анатольевич төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында (Казан-Ульяновск-Иске Чүпрәле һәм Иске Чүпрәле-Татар Шатрашаны) 2024 елда 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгәнлеген, аларда 7 кеше үлгән һәм 6 кеше яраланганлыгын әйтте. (2023 елда төбәк юлларында нибары 1 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше зыян күргән иде).

2024 елда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һәлакәтләренең төп төрләре булып бәрелешү (6 очрак), аларда 2 кеше һәлак булган һәм 8 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала; әйләнеп каплану (1 очрак), 1 кеше зыян күргән һәм юлдан төшү (1), 2 кеше яраланган.

Каршы як полосага чыгу аркасында авария күрсәткечләре кимүгә карамастан, бу юнәлештә хәл барыбер дә катлаулы булып кала. 2024 елда мондый юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән, шул исәптән 1 бала.

Докладчы, шулай ук, исерек килеш машина йөртүчеләрне ачыклау, шоферларның һәм җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозу мәсьәләләренә дә тукталды. 

Район территориясендә исерек килеш машина йөртү сәбәпле 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, авариядә шофер гаепле дип табылган.

2024 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүнең 44 факты ачыкланган, бу, 2023 ел белән чагыштырганда, 17 фактка кимрәк.

2024 елда ата-ана гаебе белән бер юл-транспорт һәлакәте булган, анда 1 бала зыян күргән.
Наил Агишев исә үз чыгышында территориаль идарә бүлекләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Юлларда үлчәү һәм габарит контроле, юл буе полосаларыннан файдалану тәртибе, балаларның юл-транспорт имгәнүләре мәсьәләләренә тукталды.

Балалар белән профилактик чаралар мәсьәләсе буенча ул ата-аналар белән дә эшне көчәйтергә киңәш итте.
«Данадис» җәмгыяте директоры урынбасары Илнур Исхаков балаларны оешкан рәвештә ташу кагыйдәләрен бозмау мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. 

Район прокуроры Олег Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, юлларга да аерым игътибар бирергә кирәк, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында күп очракта юллар пычранган була, бу аеруча язгы-көзге эшләр вакытында күзәтелә. Ә килеп чыккан аварияләрдә гаепле булып машина йөртүчеләр кала. Район прокуроры авыл җирлекләре башлыкларын юлларның пычрануына күз йоммыйча, ул турыда вакытында хәбәр итәргә киңәш итте. Ул, шулай ук, исерек машина йөртүчеләр буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен оешмалар белән тыгыз эшләргә, бу юнәлештә профилактик эшне көчәйтергә һәм оешмаларда машина йөртүчеләр белән ешрак әңгәмәләр үткәрергә кирәклеген әйтте.

Утырышка йомгак ясаганда Рөстәм Мөхәммәтҗанов бары тик уртак тырышлык белән генә юлларда аварияләр, имгәнүләр күрсәткечләрен киметергә мөмкин булуын әйтте һәм һәркем алдына бу проблемаларны хәл итү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев