Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Иске Шәйморза авылында яшәүче Наҗия Фәхретдиновага 90 яшь тулды

Чираттагы  өлкән яшьтәге юбилярыбыз Иске Шәйморзадан –Наҗия Лотфулла кызы Фәхретдинова.

Туган як табигатен яратып, кешеләрен үз итеп үскән Наҗия апага  авыл тормышы бетмәс мәшәкатьләре белән кечкенәдән үк таныш. Бертуган сеңлесе белән алар әтисез үсәләр.  Хезмәт биографиясен дә ул бик иртә элек елларда дан казанган “ХХII партсъезд исемендәге ” хуҗалыкта башлый. Сыер сава, бригадтта  гектарлап чөгендер эшли. Исеме һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. “Хезмәте күрә хөрмәте”, дигәндәй, премияләрдән тыш, тырышып эшләгәне өчен санаторийга юллама белән дә бүләкләнә.

1962 елда аңа да дигән бәхете насыйп була. Өч баласы белән тол калган авылдашы Миңгалига кияүгә килә ул.  Озакламый бер-бер артлы уртак дүрт балалары да дөньяга килә.

 Бүген  төп нигездә Наҗия апа килене Гөлназ белән гомер кичерә. Балалары читкә китеп урнашкан, төп нигездә калган улы Ирек моннан 12 ел элек бакыйлыкка күченгән. Иреге аның Әфганстанда хезмәт итеп кайта. Миңгалие вафатына да ике дистәдән артык еллар узган.

Тормыш иптәше Миңгалие турында да кызыклы бер истәлекне язмыйча  калдыра алмыйм. Әлеге кызыклы  вакыйганы әле дә булса авыл халкы искә ала. 

Миңгали абый бик үткен, уңган кеше була. Калай, тимер ишедән төрле әйберләр: комганнар, өй кирәк яраклары ясый, түбәләр каплап йөри. Бу эшләрне ул колхоздан тыш вакытта эшли. Шулай бервакыт моны берәүләр йорт түбәсе капларга чакыра, Миңгали абыйны колхоздан җибәрмиләр. Ул ике дә уйламый, хатын кыз булып киенә, башына яулыклар бәйли дә һәм “шабашкага” керешә.  Колхоз рәисе Әхмәгәрәй Әбдриев  исә көн саен узып йөргән юлында : ”Бик уңган хатын-кыз бу, түбәне оста каплый, кем икән?” дип сораштыра башлагач кына, “сер” чишелә.

Наҗия апаны бәйрәме котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров  килделәр. Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Исәнлек, балалар игътибары теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев