Иске Шәйморза авылы китапханәсендә ВЛКСМның 100 еллыгына чара узды
1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлегенең I Бөтендөнья съездында Русия коммунистик яшьләр союзы барлыкка килә (РКСМ).
1924 елда ул Ленин союзы дип үзгәртелә, 1926 елдан Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге дип атала башлый.
Бүгенге өлкән яшьтәгеләр ул чорны сагынып искә ала, чөнки аларның яшьлеге комсомол дәверенә туры килгән. Илнең берничә буын гражданы, ягъни ике йөз миллионга якын кеше комсомол мәктәбен үткән. Бу ил тормышында үзе бер дәвер, чөнки Ленин комсомолы кебек көчле яшьләр хәрәкәте тарихта башкача теркәлмәгән. . Комсомол вәкилләре тимер юллар, автомобиль заводлары, газүткәргечләр, шулай ук Байкал-Амур тимер юл магистрален төзүдә катнашкан. Ул чорда зур-зур комсомол төзелешләре булган, яшьләр көче белән шәһәрләр калкып чыккан.
Быелгы елның 19 октябрендә, Иске Шәйморза авылы китапханәсендә, ВЛКСМ оешуының 100 ел тулу уңаена багышлынган "Комсомол ул – яшьлек" исеме астында әңгәмә – очрашу узды. Әлеге чарага 1984 елдан Комсомол оешмасының сәркәтибе вазыйфасын башкарган Абдракипов Рамиль Арун улы чакырылган иде. Катнашучылар электрон презентация карадылар һәм дә яшьлек елларын искә алып кызыклы вакыйгалар хәтеренә “чумдылар”, иң зирәклеләре, хәтта, ВЛКСМ оешмасының Уставын яттан сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев