Иске Кәкерле авылына барсаң...
Иске Кәкерлегә килгән кешеләр урамнарның төзеклегенә, заманчалап төзелгән мәдәният йортына, балалар бакчасына, яңартылган мәктәпкә, мәһабәт мәчетләргә, мәдрәсәләргә карап таң кала.
Иске Кәкерле
авыл җирлегендә бер урта мәктәп, ике мәдәният йорты, 50 балага исәпләнгән бер балалар бакчасы, ике фельдшер – акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, җиде шәхси кибет, ике китапханә бар.
Җирлек башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов туган авылы белән горурланып сөйли. Башта колхозда баш белгеч, аннары колхоз рәисе, аннан соң авыл җирлеге башлыгы... Гомумән, туган авылында утыз еллап җитәкче дилбегәсен тарткан шәхес мондагы һәр үзгәрешне күңел түреннән уздырган. Иске Кәкерле һәм Татар Төкесе авылларының шушы еллардагы барлык үсеше аның күз алдыннан үткән.
– Безнең авыл тарихи вакыйгаларга бик бай. Аның барлыкка килү чоры да ХVI гасырга барып тоташа. Тарихи нигезләмәләргә таянганда, 1657 елда авылның беренче казыгы кагылган, дигән мәгълүматлар бар. Авыл халкы элек-электән җир сөргән, мал-туар асраган, балта эшләре белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә дә үзебезнең биләмәдәге оешмаларны, учреждениеләрне сәүдә нокталарын барлап, бюджетыбызны формалаштырып авыл җирлегенең үсешен, алга китешен хәл итү өстендә эшлибез, халыкның көнкүреше өчен уңай шартлар тудыру, тормышларын яхшырту максатыннан кайгыртучанлык күрәбез,- ди Сәхаутдин Абзалович.
Эшләнгән эшләр күз алдында
2017 елда урамнарга 14 чакрым озынлыкта торбалар салып, авылны чиста су белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырылган. Бүген мондагы халык Чуваш Бизнәсе авылындагы чишмәләрдән килгән суны куллана. Авыл җирлегендә яшәүчеләр 1997 елдан зәңгәр ягулык яга башлаган. Газны Чувашия Республикасының Шомыршы районыннан, 42 километр озынлыкта торба сузып китерәләр. Яңа баганалар утыртып 41 километр электр үткәргеч линияне алмаштыралар.
Гадәттә авыл тормышы турында сөйләгәндә күз алдына бернинди техника үтә алмаслык тирән чокырлы урамнар, яртылаш ишелгән күперләр килеп баса иде. Монда андый проблемалар күптән хәл ителгән. Иске Кәкерле авылында 15,5 километр озынлыкта урам юллары төзекләндерелгән, биш күпер яңартылган, юлларны су басмасын өчен 54 сантиметр диаметрлы тимер торбалар салып калдырганнар. Аның гомуми озынлыгы 200 метрны тәшкил иткән. Урам юлларын яхшырту эшләрен ел саен диярлек дәвам иттерәләр. Әле узган елда гына Иске Кәкерле урамнарын тагын да яхшырту максатыннан 1170 метр озынлыктагы юлга вак таш җәйгәннәр. Татар Төкесендә дә элегрәк ясалган өч километрга якын юл ремонтланган, шуның 500 метрын вак таш белән каплаганнар. Авылны икегә бүлеп агучы Карлы елгасы аша да тимердән бик нык һәм бик матур иттереп җәяүле күпере төзеп куйганнар.
Иганәчеләр ярдәме
50 метр чамасы биеклектәге ярдан менү өчен тимер баскычлар эшләнгән. Аларны ясау өчен Казанда яшәүче авылдашлары, фәннәр кандидаты Рәшит Шакиров бик иртә бакыйлыкка күчкән кызы Лилиягә багышлап спонсор ярдәме күрсәткән. Гомумән, авыл җирлегендә иганәчелек ярдәме күрсәтүчеләр шактый. Айрат Усманов, Рамил Билалов, Хәмзә Садыйков, Равил Латыйпов, Наил Шәйдуллин һәм Әлфәт Җәлалтдинов шундыйлар икән.
“Ике авыл халкына да рәхмәтем бик зур. Теләсә нинди эштә дә аларның ярдәмен тоям. Үзара салым буенча референдумда да алар бердәм катнашты. “Ил төкерсә күл була”, диләр ич. Үзара салымнан 457 мең сум акча тупланды. Дәүләт аны дүрт тапкырга арттырып кайтарса ярыйсы гына суммада акча булыр. Җирлектә эшлисе эшләр бик күп. Зиратларның һәр елны диярлек рәшәткәләре төзекләндерелә, чистартыла, өйләре тәртипкә китерелә. Иске Кәкерледә – биш, Татар Төкесендә ике зират бар. Әти-әниләребез, әби- бабаларыбыз җирләнгән изге урынны онытырга хакыбыз юк.
Безнең халык бик динле. Дүрт мәчетебезнең уңышлы гына эшләп торуы да шуны раслый. Мәчет картлары зиратларны тәртиптә тотуда башлап йөриләр. Татар Төкесе авылында изге Кадыкай Абыз бабай кабере саклана. Монда һәр елны май аеның соңгы җомгасында дини зур чара уздырабыз. Кунаклар күп кайта, Рәсәй төбәгенең төрле почмакларыннан кайтучылар да байтак. Шуңа күрә һәр елны диярлек төзекләндерү эшләре башкарабыз, район җитәкчеләре дә ярдәм кулы суза, рәхмәт аларга”, - ди С.Хөсәенов.
Авыл-шәһәр аермасы юкка чыккан
Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 450дән артык торак йорт исәпләнә (аның 370 тән артыгы Иске Кәкерледә), 1100 артык кеше яши. 478 кеше хезмәткә яраклы. 150 гә якын кеше (күбесе хатын-кызлар) шәхси хуҗалыкларында терлек асрый, бәрәңге һәм төрле яшелчә үстерә. Үткән уку елында 11 сыйныфны алты бала тәмамлаган. Аларның дүртесе югары уку йортларында, икесе махсус урта белем бирү учреждениеләрендә укуларын дәвам иттерә. Һәр авылга хас проблема – халык санының кимүе, яшьләрнең авылда калмавы, уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләрнең туган якка кайтмавы монда да күзәтелә. Тик бүгенге авылны моннан берничә дистә ел электәге белән чагыштырсаң – җир белән күк арасы. Авылның элеккеге авыр кул хезмәте, яшәү һәм ял итү шартларының түбән дәрәҗәдә булуы кара хатирә булып сакланамы икән әллә яшьләр күңелендә? Хәзерге авыл тормышының шәһәрнекеннән күпкә өстен булуын аңламый шул әле яшь буын.
Авылга белгеч булып кайткан егетләргә, кызларга ташламалы ярдәм итү йөзеннән дәүләт тарафыннан нинди генә программалар каралмый! Районда ел саен күпме социаль объект файдалануга тапшырыла, эш урыннары булдырыла. Теләгән кешеләр үз шөгыльләрен булдырып эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Әлеге җирлектә дә алар аз түгел. Соңгы елларда гына да берничә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм гаилә фермалары оешкан.
Эшмәкәрләр
Раил Камараев хуҗалыгында 13 савым сыер һәм егермегә якын бозау бар. Илдар Мохитов хатыны Роза белән 5 сыер 4 бозау, Фатыйх Җамалетдинов 8 сыер һәм 6 бозау асрый, Айгөл Галиуллинаның шәхси хуҗалыгында 14 сыер 15 бозау асрала. Терлек азыгы әзерләү өчен трактор, печән чапкычлар алганнар. Үзләренең җир участокларында азык культуралары үстерәләр, буш бәрәңге бакчаларыннан да файдаланалар. Моңарчы мини-пекарня булдырган Альфат Җәмалетдинов тормыш иптәше Рәмзия белән җиләк-җимеш үстерүгә алынган. Бер гектарга якын участокта бакча җиләге (виктория) үстерәләр. Участок мәйданын ел саен арттыра баралар. Базарга чыгу юлын да тапканнар, Россия төбәкләреннән килеп сатып алучылар да күп. Ринат Камалов Сембер шәһәреннән кайтып мебель ясау цехы ачмакчы. Җир участогын рәсмиләштерүне төгәлләгән. Тагын беркадәр өстәмә эш урыннары булачак.
«Бүген безнең җирлектә унга якын шәхси эшмәкәр теркәлгән. Берничә елдан бирле сөт җыю цехы эшли. Үзебездән генә түгел, районның башка авылларыннан да сөтне бирегә китерәләр. Узган елларда авыл җирлеге буенча 8 миллион 500 мең сумлык сөт сатканнар. Бу бер хуҗалыкка уртача 90 мең сум акча кергән дигән сүз»,-ди Сәхаутдин Хөсәенов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев