Иске Чүпрәле күп профильле лицей укытучысы Диплом белән бүләкләнде
Яшьләрне социаль билгеләнештәге чараларда һәм программаларда катнашуга җәлеп итү өчен яшь лидерларны ачыклау, сайлау һәм алар белән эшләүгә юнәлдерелгән «Кадрлар резервы» республика проекты һәр ел саен үткәрелә.
Иске Чүпрәле күп профильле лицейда укучыларга тарих һәм җәмгыять фәннәреннән белем бирүче укытучы Дмитрий Аттин берничә елдан бирле “Кадрлар резервы” республика яшьләр проектында катнаша.
Агымдагы елның 20 октябрендә, Казан шәһәрендә “Кадрлар резервы” республика проектының IX сезоны финалистларын, катнашучыларын һәм экспертларын бүләкләү тантанасы булды. Райондашыбыз Дмитрий Аттин әлеге проектта җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев