Исерекләргә җәза катгый
Суд залыннан
Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.Р. Яфизова суд утырышында Ильбеевның Административ хокук бозулар турындагы эшее карап тикшерде.
2022 елның 25 февралендә 21 сәгать 30 минутта Ильбеев автотранспортны исерек хәлдә идарә иткәндә автоинспекторлар тарафыннан туктатыла. Суд утырышында Ильбеев үз гаебен таный.
Суд Ильбеевны хокук бозуда гаепле дип таныды һәм аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясындагы 1 өлешендә каралган җәзаны билгеләде. Әлеге карар нигезендә Ильбеев 30 мең сум күләмендә штраф түләүгә мәҗбүр ителде. Һәм ул 1,5 ел дәвамында автотранспортны идарә итүдән дә мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев