Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Исерек килеш руль артына утырган чүпрәлелегә җәза билгеләнде

Эчтеңме, руль артына утырма!

Чүпрәле районының 1санлы җәмәгать суды участогында исерек килеш руль артына утырган А. Х. ның эше каралды һәм аңа карата җәза билгеләнде. 

Суд барышында А. Х. ның гаебе тулысынча расланды.

Газетабызда алкоголь кулланып, транспорт чарасы белән идарә иткән шоферлар турында гел язып торабыз.

Исерек килеш руль артына утырмагыз, сез юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарырга мөмкинсез, анда кеше сәламәтлегенә зыян килергә яки берәр кешенең гомере өзелергә мөмкин, дип кисәтәбез. Әмма исерек килеш машина белән идарә итүчеләр саны кимеми.

Исегезгә төшереп үтәбез, 2025 елның 1 январеннан исерек шоферлар өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр арткан иде. Шулай ук, 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү дә көтә әле исерек шоферны. Ләкин, кызганычка каршы, бу гына да шоферларны туктатмый кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев