Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Илнур Журавлев - үрнәк солдат

Илнур Илдус улы Журавлев 2021 елның октябрь аенда хәрби хезмәткә чакырылган иде.

Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Буа медицина училищесында укый һәм медицина хезмәткәре белгечлеген үзләштерә. Дипломлы белгеч, иң башлап, армиядә хезмәт итүне үзенең бурычы дип саный. Казандагы хәрби комиссариатта аны Россия Кораллы Көчләренең Свердловск өлкәсе, Екатеринбург шәһәрендәге хәрби частьләрнең берсенә билгелиләр. Анда  ул үз белгечлеге буенча хезмәт итә.

Физик яктан сәламәт, мораль яктан тотрыклы, спортны үз иткән егет хәрби хезмәттә  сынатмый, тиз арада командирлары һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана. Аның армиядәге хезмәте дә командирлары тарафыннан яхшы яктан гына бәяләнә. Әле күптән түгел генә дисциплиналы, командирларның боерыкларын үрнәк үтәгәне һәм хәрби әзерлек буенча яхшы билгеләргә лаек булганы өчен аның әнисе Дания һәм әтисе Илдус исеменә Рәхмәт хаты килгән.

Илнурның әтисе Илдус – сугыш хәрәкәтләре ветераны, ике ел армия хезмәтен Әфганстанда үткән, сугышны исән-имин кичеп, туган якларга кайткан солдат.

–Улыбызның яхшы хезмәт итүе безнең өчен горурлык,- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев