Ящур кешедән кешегә күчми
Ящур — бик куркыныч авыру, малларга гына түгел, кешеләргә дә йога. Әлеге чир турында аңлатма бирүен сорап без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Низамовка мөрәҗәгать иттек.
—Ящур — вируслы, гадәттән тыш йогышлы авыру, ул барлык йорт хайваннарын һәм кыргый хайваннарны (эре мөгезле терлек, сарык, кәҗә, дуңгыз) зарарлый. Кеше дә, бигрәк тә балалар, бу чиргә бирешә.
Чирле хайваннар авыру чыганагы булып тора, алар тышкы тирәлеккә төкерек, сөт, сидек, тизәк һәм сулый торган һава белән вирус бүлеп чыгаралар.
Сәламәт терлек авыру терлек белән контакт нәтиҗәсендә, шулай ук, хезмәт күрсәтүче персонал, транспорт, вирус эләккән азык аша йога.
Ящурның төп билгеләре булып малларның продуктивлылыгы кимүе, хәлсезлек, куе күбекле төкерек барлыкка килү кебек билгеләр тора. Уртларында, иреннәрендә, имчәкләрендә, тояк арасы ярыгында төрле зурлыктагы куыкчыклар һәм эрозия барлыкка килә.
Авыру терлекләр кичекмәстән изоляцияләнергә, ветеринария хезмәткәренә хәбәр ителергә тиеш. Хуҗалыкка карантин салына.
Ящур вирусы кайнаганда 5 минут эчендә, ультрафиолет нурланыш, дезинфекция чаралары һәм югары кислоталы эремәләр тәэсирендә үлә. Ул кешедән кешегә күчми.
—Шуңа да мал тотучыларга көн саен хайваннарның тире һәм лайлалы тышчаларының торышына игътибар итәргә кирәк.
—Тиренең йонсыз катламында яисә авыз куышлыгында сыеклык тутырылган куыкчыклар яки төкерек бүленеп чыгу билгеләре ачыкланганда, кичекмәстән ветеринария хезмәте белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, алар килгәнче терлекләрне изоляцияләргә кирәк.
—Куркынычсызлык буенча ветеринария документлары булмаган азык сатып алу тыела.
—Терлекләрне чирле булмауларын дәлилләүче озату документларыннан башка сатып алумаска.
—Көтүлекләрне ветеринария хезмәте белгечләре белән килештермичә файдалану тыела.
—Хайваннарны контрольсез йөртү тыела.
—Күпләп терлек асраучы фермаларга керү урыннарында дезинфекция киртәләре булдырырга һәм территориягә чит кешеләрне һәм башка хайваннарны кертмәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев