Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле авыл мәдәният йортында ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу узды

Очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән бергә аларның әти-әниләре, туганнары һәм якыннары да чакырылган иде.

 

Яңа Ишле авыл җирлегеннән (аның составына Яңа Кәкерле, Иске һәм Яңа Ишле авыллары керә) махсус хәрби операциядә катнашу өчен алты яшь ир-ат мобилизацияләнгән иде. Хәзерге вакытта аларның икесе кыска вакытлы ялга кайтты.

Бу көнне Яңа Кәкерле мәдәният йорты залы Яңа Ишле һәм Яңа Кәкерле авылларында яшәүчеләрне җыйды. Очрашуда мәктәп укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары да катнаштылар. Чакырылган егетләрнең һәм аларның гаиләләрен чараны алып баручылар: Яңа Кәкерле мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова һәм Яңа Ишле авылыннан Энҗе Гафурова каршы алдылар һәм сәхнә түренә озаттылар. Чара барышында СВОда катнашучы егетләрнең әниләренә һәм якыннарына чәчәкләр тапшырылды.

Очрашу вакытында хәрбиләр повестка алганнан соңгы беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар, үзләренең көндәлек тормышы турында кыскача сөйләделәр. Алар бик аз сүзле иде. Егетләр, шулай ук, гуманитар ярдәмнәре өчен авылдашларына рәхмәт белдерделәр.

- Беренче чиратта безгә гуманитар ярдәм күрсәткән һәркемгә, район башлыгына, гуманитар ярдәм белән килгән волонтерларга зур рәхмәт белдерәбез. Һәм без окопларда булганда, гаиләбезгә кире кайтуыбыз, авылдашларыбыз белән очрашуыбыз турында уйладык. Бу безгә авыр минутларда өмет һәм көч бирде, безне җылытты,-диделәр алар залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Ял итәргә кайткан хәрбиләр хөрмәтенә авыл мәдәният йортында Яңа Кәкерле мәдәният йорты активистлары көче белән концерт оештырылган иде, Иске Чүпрәле авылыннан кайткан авылдашлар, Яңа Ишле авылыннан килгән кунаклар да концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Концерт вакытында Танага Фазилә, Әхмәдуллин Ирек, Хисаметдинов Фәнис, Хәертдинова Фәймә, Вәлиуллин Илдус, Вәлиуллина Рәзинә, Хәлимова Гөлсирә, Нәүметова Наилэ, Рәхимова Флюра, Каюмова Рамилә, Каюмова Дилбар, гармунчы Насибуллин Илгиз катнашындагы чыгышларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучылары Җәлалов Әлфир, Вилданов Айназ, Нәүмәтова Инзилә, Зәйнуллова Алинә барысын да үзләренең дәртле биюләре белән сөендерделәр.

Ә чара ахырында чакырылган егетләр якыннары һәм дуслары белән истәлеккә фотога төштеләр һәм алар өчен оештырылган шундый күңелле чара өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Хәрбиләр апрель азагына кадәр ялда булачак, ә май һәм июнь айларында өйләренә ял итәргә Яңа Ишле авыл җирлегеннән киткән башка егетләр кайтырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев