Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәле авылыннан һәвәскәр бакчачы 20 килограммлы гигант кабаклар үстергән

Кабакны без кечкенә чакта әниләр чуенда томалап пешерә иделәр, телеңне йотарлык тәмле була иде, - дип сөйли ул.

-Әти, 70 яшен тутыруына карамастан, бакча, йорт эшләрен яратып башкара. Яз килүне көтеп ала. Бакча, ындыр инде – аның “стихиясе”. Оныкларын да үзе белән йөртә, шулай итеп эшкә өйрәтә, - ди килене Альбина. Кабакларны да күп иттереп чәчә. Әллә туфрагыбыз уңдырышлы, әллә инде әтинең сулышы килешә – бездә кабаклар колач җитмәслек булып үсә.

Шамил ага Шаһдалиевның кабаклары быел да шундый зур – 20 кг.лылар булып җитешкән.

Кабакны без кечкенә чакта әниләр чуенда томалап пешерә иделәр, телеңне йотарлык тәмле була иде, - дип сөйли Шамил Шаһдалиев. – Үзебез дә кабак бәлеше дә ясыйбыз, мал-туарга да ашатабыз. Шул кабакларны үстерергә яратам. Бер карыйсың яралган гына булалар, икенче карыйсың кояш кебек шарлар тәгәрәп ята – үзе бер матурлык, - ди кабак үстерү остасы үзенең бу шөгыле турында.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев