Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

И, хатын-кыз син булганда дөнья ямьле...

Халык мирасы җәүһәрләре

Таңда йөгерә-йөгерә...

Нурзидә Рөстәм кызы Сөләйманова – Түбән Каракитә авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлауга ук Кече Чынлы авылы егете белән таныша ул һәм яшьләр гаилә коралар. Кече Чынлы авылында, төп нигездә яши башлыйлар. Бер-бер артлы ике уллары: Данис һәм Дәниф дөньяга килә. Инде тормышлар җайланып килгәндә дөньяның бер чите кителә - гаилә таркала.

Нурзидә авылда башка бер йорт сатып ала һәм улы белән шул өйгә күченә. Әлбәттә, яшь хатынга яңа нигездә тормыш башлау җиңел бирелми. Шулай да барлык авырлыкларга түзәргә тырыша. Нинди эш бар - барысына да алына. Башлап дуңгызлар фермасында хезмәт куя. Ул ябылгач, ялгыз яшәүче өлкәннәрне карый. Госстрах агенты, мәдәният йортында, колхозда эшләп ала. Бер елны, хәтта, беръюлы өч эштә хезмәт куя. Бәхетенә, “Цильна” җәмгыяте рәисе Барис Гафуров Нурзидәне товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә чакыра. Аңа таналар группасын алырга тәкъдим итә. Нурзидә риза була. Һәм менә әлеге эшне ул 10 елдан артык башкара. Шушы еллар эчендә 5 группадагы таналарны бозаулатып, савылуга күндереп, башка сыер савучыларга тапшырган ул.

- Таналарны савылырга өйрәтү җиңел түгел. Яшь терлекнең үз холкы. Кайсысы беренче көннән үк күндәм булып, саудыра, кайсысы якын китерми. Алар минем музыка тыңлыйлар. Иртән, яннарына керүгә үк, телефон аша музыка куям. Ышанасызмы, тынычланалар, күндәмгә әйләнәләр!  Җәйләүгә чыккач музыканы көчәйткеч аша куям,-ди Нурзидә.

Болай эшләү малларның продукция бирүен дә арттыра икән. 

Сыер савучы хезмәте таңнан торып башкарыла торган хезмәт. Нурзидә дә фермага бару өчен өеннән сәгать 4 тулганда ук чыга. Иртәнге савым башланганчы малларның асларын чистарта, аларны савымга әзерли.

- Фермада бөтен эш автоматлаштырылган. Элек еллардагы кебек чиләк яисә бидон тотып сөт ташымыйбыз. Азыкны да “Делаваль” тарата. Хезмәт хакыбыз бик яхшы, үз вакытында бирелә. Җитәкчебез Барис абыйга рәхмәттән башка сүзебез юк,-ди алдынгы сыер савучы.

Бүгенге көндә Нурзидәнең улы Дәниф махсус хәрби операциядә катнаша. Район Сабантуе вакытында һәм үткән елның декабрь аенда Дәниф кыска вакытлы ялга кайтып киткән булган. Әлбәттә, әни буларак, Нурзидә улы өчен бик борчыла.

- Улым, шулай ук, башка егетләребез дә сау-исән, җиңү яулап тизрәк кайтсыннар иде. Ил-көндә тынычлык урнашсын!-ди әни кеше.

Нурзидәгә төрле елларда ирешкән уңышлары өчен Мактау Грамоталары, акчалата премияләр биргәннәр, бүләкләргә дә күп тапкырлар ия булган ул. Агымдагы елда үткән алдынгылар слетының да дәрәҗәле кунагы иде Нурзидә Сөләйманова.

 

«Улларым - лачыннарым!»

Вера-Валерий. Портновларның өч улы да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә

Янәшәбездә генә яшәгән Портновлар - ватанпәрвәрлекнең чын үрнәге ул!

Чуваш Бизнәсе авылында гомер кичерүче Вера Ивановна Портнова бер-бер артлы якты дөньяга аваз салган улларын кулына алып: “Курыкма, батыр йөрәкле, көчле бул! Кирәк булса әти-әниеңне, туган илеңне, халкыңны сакларлык, якларлык бул!” дип теләк тели. Ана теләгенең кабул булуыдыр - бүгенге көндә аның өч улы да махсус хәрби операция зонасында илебезнең бөтенлеген һәм иминлеген яклый.

Портновлар гаиләсе 1992 елда корыла.

Вера Ивановна һәм Валерий Петрович, үзләре дә күп балалы гаиләдә үсәләр. Алар күңеленә туганлык, бер-береңә ярдәм итү, өлкәннәргә - хөрмәт, мәрхәмәтлелек сыйфатлары балачактан салына. Әлеге сыйфатларны алар үз балалары–улларына бирәләр.

Вера Ивановнаның әтисе - Бөек Ватан сугышының 2нче төркем инвалиды. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Вера Чувашия дәүләт университетына укырга керә. Бүгенге көндә исә Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда башлангыч сыйныфларга белем бирә ул,  хезмәт стажы - 33 елны тәшкил итә.

Валерий Петровичның әтисе озак еллар Чуваш Бизнәсе авылында мәктәп директоры булып эшли. Гаилә башлыгы үзе "СЕС Регион" оешмасында хезмәт куя.

Портновларның беренче уллары Сергей 1994 елда туа.  9нчы сыйныфтан соң ул Ульяновск төзелеш колледжына укырга керә. 2013 елда диплом алып, шул ук елда Россия Кораллы Көчләре сафларында хәрби хезмәтен үти. 2018 елдан ул  контракт буенча хәрби хезмәтен дәвам итәргә карар кыла. Шушы дәвердә «Батырлык өчен» һәм башка төр медальләр белән бүләкләнә. Бүгенге көндә Сергей прапорщик дәрәҗәсендә илгә хезмәт итә.

Икенче уллары Андрей 1995 елда дөньяга аваз сала. Абыйсы үрнәгендә, шулай ук, мәктәптән соң, Ульяновск төзелеш колледжына укырга китә, армия хезмәтен үти. 2018 елда Чебоксарда, Мәскәү автомобиль-юл техник университетының филиалында, югары белем ала. Өйләнгән, кыз үстерә. Махсус хәрби операция башлангач, үз теләге белән, илебезне сакларга китә. Хәрби хезмәт итү чорында Жуков һәм «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә өлкән сержант.

Портновларның 2002 елда туган уллары Максим да урта мәктәптән соң белем алуын Ульяновск шәһәрендәге дәүләт һәм муниципаль хезмәт колледжында дәвам итә, шулай ук, Ватан алдындагы хезмәтен үти һәм үткән ел абыйлары үрнәгендә махсус хәрби операция зонасына юл тота, кече сержант дәрәҗәсенә ия.

Баланың бармагы авыртса ананың йөрәге авырта, диләр. Бала өчен Ана йөрәге гомерен бирдәй өзгәләнә, телгәләнә, борчыла. Баласы өчен Ана йөрәге шатлана, сөенә, җиде кат күкләргә оча! Ана йөрәге – Аллаһының һәр адәм баласына бар кылган иң олы, иң садә, иң изге бүләге ул.

—Бала  30, 40, 50 яшендә булса да, ана өчен һаман шул самими сабый. Шундый улларым булу минем өчен горурлык та, авыр да. Аралар миннән меңләгән чакрымнар аерып торса да, борчу-мәшәкатьләрен күңелем белән сизәм. Дөрес, мөмкинлек булуга сөйләшеп алабыз. Башлап бик авыр булды, хәзер инде ияләшеп барам. Улларыбыз сайлаган юлда мин һәм әтиләре  ярдәмче, киңәшче булырга тиешбез дип үзебезне юатабыз. Исән-имин булсыннар, дип тәүлекнең 24 сәгатендә дә телибез,- ди Вера Ивановна.

Батыр уллар үстергән ана үзе дә һичшиксез батыр исеменә лаек. Илләр, көннәр тынычланып, туган нигездә улларыгыз белән исән-имин күрешүләрне Ходай Тәгалә насыйп итсен, сезгә Вера Ивановна һәм Валерий Петрович!

 

Елмаю бүләк итүче Миләүшә

Миләүшә Мәсхүт кызы Шәрәфетдинованың   теш табибәсе булып эшләвенә утыз елдан артып киткән.

– Һөнәрне без еш кына бала вакытта ук  сайлыйбыз, әмма тормыш үзенең төзәтмәләрен кертә һәм язмыш үз юлларыннан алып китә. Аллаһыга шөкер, минем язмышымда үзем сайлаган һөнәрем һәрвакыт янәшәмдә булды,-ди Иске Шәйморза участок хастаханәсе табибәсе Миләүшә Мәсхүт кызы Шәрәфетдинова..

Урта мәктәпне тәмамлагач, Миләүшә медицина буенча укырга керергә карар итә. Моңа этәргеч ясаучы сәбәпләр дә була. Алар нәселендә гомерләрен медицинага багышлаган кешеләр шактый. Миләүшә дә Казан медицина институында белем ала.

1991 елда дипломлы белгеч туган районына, авылына кайта – аның хезмәт кенәгәсендә Иске Шәйморза участок хастаханәсенә эшкә алыну турында бердәнбер язу бар. Теш табибларының эше катлаулы: алар көн дәвамында авыруларны кабул итү өстенә тешләре сызлауга түзә алмыйча килгәннәргә дә ярдәм итәләр.

– Өлкәннәр дә, балалар да безгә бик еш мөрәҗәгать итә. Безнең Иске Шәйморза участок хастаханәсе Борындык, Иске Шәйморза авыл җирлегенә керүче авыллар, Кече һәм Зур Чынлы авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Пациентларыма  профилактик карауларны вакытында үтеп, тешләрен үзвакытында дәваларга киңәш итәм. Хәзер халык моңа җаваплырак карый башлады. Кирәкле вакытта табибка бармасаң, кариес, авырту көчәя. Вакытында дәваласаң, теш табибына килү күңелле процедура гына ул, – ди тәҗрибәле табибә.

Шунысы гаҗәп, Миләүшә Мәсхүт кызы үзенә мөрәҗәгать иткәннәрне исемнәре белән хәтерли. Бу  пациентларга хөрмәт белән караудан киләдер. Кешенең балкып елмаюына да гашыйк икән Миләүшә ханым. «Елмайганда кешенең энҗе кебек төзелеп киткән тешләре күренә икән, билгеле, без, табиблар, андый кеше өчен сөенәбез», ди теш табибәсе.

Гаиләсендә Миләүшә ханым - хөрмәтле әни, кадерле һәм яраткан әби. Тормыш иптәше белән алар бер кыз һәм улларына гомер бүләк итәләр. Кызганыч, бергә корган гаиләнең гомере озын булмый. Тормыш иптәше 38 яшендә бакыйлыкка күченә. Ул чакта улларына - 15, кызларына 11 яшь була. Тормыш дилбегәсен үз кулларына алып, балаларына терәк булып, киңәшләрен биреп, сынауларны җиңә-җиңә атлый гомер юлыннан Миләүшә. Бүгенге көндә шуларның җимешләрен татый: өч оныгына куана, балалары да тырышып хезмәт куялар, Казанда яшиләр.

Миләүшә ханым да төп нигезендә ялгызы түгел,  иң кадерле кешесе–яраткан әнисе бар.

Миләүшә ханым һәрвакыт ачык йөзле, гел елмаеп тора.

–Елмаймыйча мөмкин түгел,- ди ул үзе бу хакта. - Без елмайсак дәвалауга килгән кешеләрдә борчылу хисләре югала. Үзебез дә кешеләргә матур елмаю бүләк итәргә тырышабыз. Гел елмайсын иде кешеләр!

 

Төгәл, таләпчән

Ольга Борисовна Макарова Яңа Элмәле авыл җирлегендә ике дистә ел сәркәтип булып эшли.

Әлеге вазифага ул сәүдә  өлкәсеннән килгән. Һәр эшнең җаен, асылын аңлап эшләргә тырышучы ханым, җирле үзидарә системасына да бик тиз кереп китә.

Әйтергә кирәк, Ольга Борисовна өченче буын шушы хезмәт юлын дәвам итүче булып тора. Әнисе ягыннан бабасы Петр Артемьевич Кадиров сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда әлеге хезмәтне башкара, аннан әнисе Елена Петровна да озак еллар сәркәтип булып эшли.

Җирлек халкы Ольга Борисовнаны төгәл, үз эшен белүче хезмәткәр дип бәяли.  Халык белән уртак тел табып, аңлашып эшли ул. Әлеге җаваплы хезмәттән тыш ул барлык әһәмиятле вакыйгаларда: сайлау, сан алу һ.б, һ.б., авылның мәдәни тормышында да актив катнаша, “Калинушка” халык ансамбленең үзешчән җырчысы булып тора. Авыл җирлегенә гозер белән килгән кешеләрне берсен дә кире бормый.

Төгәл, таләпчән, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы Ольга Борисовна эшләү дәверендә бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган. Шулар арасында: “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясенең Дипломы һ.б.

Гаиләсендә дә ул үрнәк. 2001 елда авылдашы Сергей Макаров белән гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Мәскәүдә эшли, уртанчы уллары Ульяновск шәһәрендә белем ала, кече уллары мәктәптә укый.

–Туган җиремдә, үз халкым арасында эшләвем белән мин бик бәхетле. Әйтәләр бит: “Кайда туган, шунда кирәк булган”, дип. Димәк мин дә кирәкле булганмын, шуның өчен дә Ходай тәгаләгә рәхмәтлемен,-ди Ольга Макарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев