Иң татлы сагышым
Көн вакыйгасы

Иң татлы сагышым

Тирә-юнь, Ул караган бакча, үзе ясаган, җәен шунда үткәргән таган, тавышыннан шаулап-гөрләп торган йорт бушап калды

Гомеремнең шундый бер мәлендә – тормыштан мәгънә тапмый, абынып-сугылып йөргәп бер заманда очраткан идем мин аны. Каршысына үзем чыктым. Чыктым да: “Син ни уйлыйсың, минем ирем синең хатыныңны ярата бит”, дидем. Ә Ул миңа карап-карап торды да: “Ярар, туган, алар бергә яшәсен, без бергә булыйк!”, дип эндәште. Аның шушы “туган” диюе, карарны кисәктән, бер җөмлә белән әйтеп бирүе мине бергә яшәгән утыз ел дәвамында озата килде.

Җиңел булды дип әйтә алмыйм тормышны. Аның улы – беренче гаиләсендә калган, миндә ике малай... Шуңа да карамастан, барысын да өр-яңадан башлап, үткәннәрне сызып ташлап яшәп китә алдык без. Еллар үтә-үтә кызыбыз да туды. Гомеренең бер бәйрәмендә Ул: “Без бит синең белән феникс кошлар кебек –көлдән яңадан яратылдык”, -дигән иде.

Язмыш барыбызны да сыный. Инде барысы да җитеш – өйләр салынган, балалар урнашкан, оныклар тәгәрәшеп үсеп килгәндә Рамилем авырый башлады. Онкология коридорында ашкынып-җилкенеп табиб көткәндә аңардан: “Нигә шулай тилмереп көтәсең соң син ул табибны”, дип сорадым. Ә Ул шунда : “Сезгә башка хастаханәгә барырга кирәк, рак авыруы сездә расланмады”, дип әйтәчәкләр, шуны көтәм”, диде. Юк, алай әйтүче булмады. Киресенчә, сез бит инде өч елга соңгарак калгансыз, диделәр. Шулай дисәләр дә, әллә ышанмады, әллә көрәшергә карар кылдымы Рамилем – шаян сүзлелеген югалтмады, үз эченә бикләнмәде, дуслары белән аралашудан туктамады, армый-талмый эшләп йөрде дә йөрде.

Тик диагноз, диагноз шул инде, килде шундый вакыт – хирурглар ярдәме кирәк булды. Тишкәләнеп бетеп, эченнән чыгарып калдырылган шлангларны кулына тотып Ул: “Уйлаган идем, мине авыру дип әйтеп табиблар ялгышты дип. Юк икән, алар ялгышмый икән”, диде. Шушы калган дүрт ай безнең өчен ут эчендә кичте. Андагы үләсе килмәү, яшәргә тырышу, өмет – күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәннәргә сабырлык бирсен, дияргә генә кала.

Кайдандыр ишеткәнем бар иде, имеш чит илләрдә “Нинди авырудан үләргә теләр идегез?” дигән сорауга американнар “онкологиядән” дип җавап биргәннәр. Туганнарны, якыннарны күреп каласың, эшләп бетмәгәнне башкарырга вакыт бирелә, имеш. Бәлки, шулайдыр. Ә бездә шушы авыруга карата нәфрәт туды. Иң якын кешеңне коткарасы килә, үлемгә бирәсе килми – ә  авыру синнән көчлерәк, алып китә. Тагын бу ситуациядә гаҗәпләндергәне – җанның тәнне ташлап китәсе килмәве, әллә тән җанны бирәсе килми – ахыргача тартыша. Критик хәлгә җиткәндә кан да иң кирәкле органнарда гына йөри башлый икән бит.

Матур китте Рамилем. Ике көн буе яуган яңгыр туктап калды, үзе кебек ачык, ялтырап кояш чыкты. Кешеләргә гел яхшы яктан булганы, ярдәм итеп яшәгәне, «шырпы сорап кергәндә учак биреп чыгарырга» тырышуыннандыр инде үлгәч тә, озатырга да әллә күпме кеше җыелды. Соңгы сулышына кадәр янында мин, балалары, туганнары тордык. Читтә үскән улы да кайтты. Тик соң иде инде. Аның “Папа” диюенә әтисе башын аңа таба борып, күзләрен тутырып карый гына алды - бәхилләшүе шул булды, күрәсең...

Тирә-юнь, Ул караган бакча, үзе ясаган, җәен шунда үткәргән таган, тавышыннан шаулап-гөрләп торган йорт бушап калды.Бу кайгының әчелеген, һәрбер нәрсәдә, хәтта шигырь, җыр сүзләрендә дә Ул икәнлеген сөйләп тормыйм – башына төшмәгән кеше аңламас. Аңларга да язмасын! Һәркемнең кадерле кешесе янында булсын!

Рәхмәт әйтәсем килә. Иң башлап Ильмас Шиһабетдиновка, Иосиф Кукушкинга, Гафуровлар: Барис Аппаувич, Җәүдәт Аппаувичка, Марат Гафаров һәм командасына. Балаларыма, Аның хезмәттәшләренә, ике як туганнарга, хезмәт коллективыма, төрле район, шәһәрләрдән коллегаларыма, ветеран редакторларга, дусларга, тирә-күршеләргә, район, Яңа Кәкерле авылы халкына. Бүгенге көндә йорттан җеназа чыгару, йолаларын үтәү бик күп чыгымнар сорый икән.  Төрле ярдәмегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт!

Резидә Җамалтдинова, Иске Чүпрәле авылы.

 


Нет комментариев