Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Гериатрия кабинеты булачак

Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Чүпрәле районында да, гериатрик кабинетлар барлыкка киләчәк.

Аларны ел ахырына кадәр ачарга планлаштыралар. Бу турыда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.

Гериатриянең нәрсә икән-леген ачыклап китсәк, ул – карт кешеләрнең авыруларын ачыклаучы, профилактикалаучы, диагностикалаучы һәм реабилитация нигезләрен өйрәнүче фән. Димәк, гериатрия кабинетында врач-гериатр булып, ул өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшерәчәк, дәвалау чаралары билгеләячәк.  Әлеге эш «Демография» милли проектын һәм «Өлкән буын» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күр-сәткечләре буенча кеше гомеренең классификациясе: 

45 яшькә кадәр – яшьлек;

45-59 – уртача яшь;

60-74 – өлкән яшь;

75-89 – картлык;

90 яшьтән соң – озын гомерлелек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев