Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә яшь парларның никахларын теркәделәр

Яшьләр социаль челтәрләр аша танышалар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чүпрәле районы ЗАГС бүлегендә яшь парлар Надежда Гаврилова белән Владимир Григорьевның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

Кәләш Иске Чүпрәле авылында туып үскән. 11 нче сыйныфтан соң Чуваш дәүләт университетының медицина факультетына укырга керә. Белгечлек алып,бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә стоматолог -ортодонт булып эшли.

Владимир тумышы белән Алешкин Саплык авылыннан. Ульяновск дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хәзергесе вакытта Ульяновск шәһәрендә полиция бүлегендә хезмәт куя.

Реклама

Яшьләр социаль челтәрләр аша танышалар. Ике ел дәвамында хисләр ныклыгын сынап, аралашалар. Быел исә өйләнешергә карар кылганнар. Яшьләрне үзара спортны һәм сәяхәтитәргә ярату да берләштерә. Нихакларны теркәү тантанасын да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереп сайлаганнар.

"Бу бәйрәм көн безнең никах көнебезнең символы булып торыр дип өметләнәбез", – дип уртаклаштылар парлар.

Яшьләрне котларга туганнары һәм якыннары, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов килде.

Айрат Фиркать улы яшьләргә бәхетле гаилә тормышы һәм иминлек теләде. Бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев