Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Фаҗигале хәл

Фаҗига Яңа Шигали авылы янында була. 1999 елда туган ир-ат, батып үлә.

 

Вакыйга урынына коткаручылар килеп, мәрхүмнең мәетен ярдан 10 метр ераклыкта, 2,5 метр тирәнлектән чыгаралар.

Фаҗиганең сәбәбе булып, су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү тора.

Авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова әйтүенчә, авылда коена торган күл дә, елга да юк. Әлеге фаҗига булган урын да бары тик сыерлар, мал-туар йөри торган сулык кына булган.

–Әлеге хәл “аяз көнне яшен сугу белән бер”  булды. Кызганыч, авылдаш егетебезнең шул рәвешле гомере өзелде. Районыбызда, гомумән, андый коену өчен махсус сулыклар юк. Коенасы, йөзәсе килүчеләргә бассейнга барыгыз дип киңәш итәбез дә бит, күрмештән узмыш юк күрәсең, -ди җирлек башлыгы.

Лилия Викторова:

–Көннәр бик кызу торды бит. Фаҗига буласы көнне улым,  нигәдер һаман су янына барыйк әле дип аптыратты. Су яны дип әйтүебез, буа сыман бер җир.  Без инде аңа кадәр дә булганбыз бар иде анда. Бу юлысы гаиләбез белән төштек. Тирән дә түгел үзе. Улым  шул ерганакның икенче ягына атлап чыкты. Икенче яктан килгәндә бары тик “Әни” дип кычкырып өлгерде һәм юк булды. Коткаручылар аны кисәк тирән урынга төшеп китүен әйттеләр. Йөзә белми иде шул. 

“122” номерына шалтыраттык. Коткаручылар, хокук саклаучылар килде. Улыбызны алып чыктылар. Бик авыр халәттә калдык. Ярый әле туганнар, авылдашлар, тирә-күршеләр ярдәмгә килде. Балабызны җирләүдә ярдәм иттеләр. Кайгыбызны уртаклашкан һәммә кешегә дә олы рәхмәтләр әйтәбез. Күрәчәк каш белән күз арасында, диләр. Көтмәгәндә улыбызны югалттык. Райондашларга сак булыгыз, дип киңәш итәр идек, үзегезне саклагыз!

Соңгы вакытта эссе көннәр тору сәбәпле, елга, күл буйларына чыгучылар, коенучылар саны арта. Кызганыч, шуңа бәйле рәвештә фаҗигаләр саны да күбәя. Үткән көннәрдә генә бер тәүлек эчендә Татарстан районнарында берьюлы дүрт  ир-ат  батып үлә.

Реклама

Россия гадәттән тыш хәлләр министр-лыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе “Эссе көннәрдә салкын суда коену  тормыш өчен зур куркыныч тудыра”, дип кисәтә.

Статистика күрсәт-кәнчә, суда үлем очрак-ларының 80%ы исерек хәлдә, шулай ук җиһазландырылмаган һәм тыелган урыннарда коену аркасында килеп чыга.

Салкын суда коену кизүләргә – мускул-ларның кискен һәм бик каты кыскаруына китерергә мөмкин. Бу бик куркыныч: кизү тоту – суда үлүнең төп сәбәпләренең берсе. Кояшта кызынгач, кеше кинәт салкын суга чума, температура төшүгә бәйле рефлектор спазмы аркасында сулыш алуы  туктала.

Таныш булмаган урында коену белән бәйле фаҗигале хәлләр дә шактый. Төптә чокырлар, упкын һәм башка чит предметлар булырга мөмкин.

Кечкенә балаларны исә күзәтүчесез су янына китерергә бөтенләй ярамый. Гомумән, су янында ял итүче һәркем үз сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде.

Куркыныч сан

Ел башыннан республикада 39 татарстанлы батып үлгән, аларның 16сы узган атнада фаҗигага тарыган. Кызганычка каршы, батып үлүчеләр арасында балалар да бар.

Коену сезоны башланганнан бирле барлыгы 11 кеше батып үлгән, аларның  исерек хәлдә су керергә барулары билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев