Этләрне чиплау мәҗбүри
2025 елда этләрне мәҗбүри чиплау турында газетаның алдагы санында хәбәр иткән идек инде.
— Этләрне чиплау — ул хайванны миниатюр җайланма ярдәмендә идентификацияләү ысулы, аны авыртусыз һәм куркынычсыз рәвештә тире астына кертәләр. Асылда, бу хайван һәм аның хуҗасы турында төп мәгълүматны үз эченә алган электрон паспорт,-ди бу уңайдан Рәсим Низамов.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, процедура тире астына 15 санлы комбинацияле микрочип кертүне күздә тота:
— беренче өч сан дәүләтнең кодын күрсәтә;
— аннан соңгы 4 сан җитештерүчене күрсәтә;
— калган 8 сан хайван турында мәгълүматны саклый: этнең кушаматы, туу датасы, токымы, җенесе, хуҗаның контакт мәгълүматлары һәм башка мәгълүматлар кертелгән була анда.
Чип дөге бөртегеннән зур булмаган капсула рәвешендә тәкъдим ителә. Транспондер гомерлеккә тәнендә кала һәм бернинди уңайсызлык тудырмый.
Этләрне чиплауның кайбер өстенлекләре:
— чит илгә чыгу. Чиплаштыру чит илгә чыгу өчен мәҗбүри шарт булып тора, шуңа күрә үз хайваннарың белән сәяхәт итәргә мөмкин;
— югалган хайванны эзләү мөмкинлеге бирәчәк. Әгәр эт югала икән, тапкан кеше аны ветклиникага илтә, хайванны идентификацияли һәм хуҗасын таба алачак.
— төрле күргәзмәләрдә катнашу. Күп кенә күргәзмәләрдә һәм башка массакүләм чараларда бары тик чипланган хайваннар гына катнаша ала.
— урлау, югалту яки алыштыру очрагында эткә хокукны исбатларга мөмкинлек бирә.
Россиядә чиплау мәҗбүри процедура булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев