Эт: дусмы, дошманмы?
Авыл кешеләре хуҗасыз этләргә карата чара күрүне сорый
Авылларда узган очрашулар вакытында урамнарда этләрнең күпләп йөрүләре, аларның кешеләргә, аеруча мәктәп балаларына куркыныч тудыруы турында әйтелде.
Без дә әлеге мәсьәлә нигә ел саен күтәрелә икән дип, аңа ачыклык кертергә алындык. Юлда, эшкә баручы-кайтучылардан аларга этләрнең комачаулыймы-юкмы икәнлеге турында сораштык. Шулай ук, сукбай этләр мәсьәләсенең ничек хәл ителәчәгенә аңлатма бирүне сорап район башлыгы урынбасары Алексей Ярухинга мөрәҗәгать иттек.
Элек урамнарда ху-җасыз йөрүче этләрне аучылар чакыртып аттыралар, шулай ук, агулы конфетлар биреп юк итәләр иде. Әмма соңгы елларда кабул ителгән законнар нигезендә хәзер этләрне атарга да, агуларга да, гомумән, тияргә дә ярамый. Яңа закон буенча урамнарда хуҗасыз йөрүче этләрне бары тик аулап, тиешле урынга алып барып, аларны үрчетмәс өчен, стерильләштерергә генә (без инде арулау дияргә күнеккән) мөмкин. Әлеге эшне дә Россия буенча билгеләнгән шәһәрләрдәге приютларда гына башкаралар. Алар заявка һәм түләү нигезендә шушы сукбай этләрне килеп алып китәләр. Аталарын “арулыйлар”, ана этләрне, шулай ук, көчек тудыралмаслык итәләр һәм... Һәм бу хуҗасыз этләрне кайдан алдылар, яңадан шунда кайтарып куялар. “Эт проблемасы бетми, алар тешләүдән, һөҗүм итүдән туктамаячак бит инде” дисезме? Нишләп тә булмый – закон шундый.
“Этләр сезгә комачаулыймы?”
Гөлшат Шиһапова, Иске Чүпрәле авылы:
– Ул урамда йөрүче этләр белән аптыраган инде. Аларның бөтенесен дә хуҗасыз димәс идем. Этләр бит алар тиз үрчиләр. Ана эт тотучы кеше эт балаларын кешеләргә таратып бетерә алмаган очракта, аларны урамга чыгарып җибәрә, тегеләре, шулай итеп, урам этләренә әйләнә. Чүплекләр янына җыелып анда казыналар, пакетларны ерткалап, чүпне таратып бетерәләр. Мондый шартларда кая инде ул чисталык, тәртип, экология турында сөйләү!
Еш кына эт асраучыларга “Сезгә эт нигә кирәк” дигән сорау бирәм, алар исә миңа “Йорт сакларга” дип җаваплыйлар. Ярар, йорт сакчысы икән кешеләр куркытып урамнар буенча йөрергә тиеш түгел бит инде ул. Төркемләп тә, икешәрләр-өчәрләп, ялгызлары гына да ул этләр иртәнге якта да, кичен эштән кайтканда да очрый. Куркам мин алардан, чөнки берсе сиңа ташланса, аның янындагылары да ташланачак. Хатын-кызга, өлкәннәргә, мәктәптән кайтып-китүче балаларга этләр өере аеруча куркыныч, аларга каршы тору өчен ирләр көче кирәк.
Хуҗа кеше эт асрый икән, аны бәйдә тотсын, урамда йөртәсе килә икән, борынчык (намордник) кигезеп янәшәсеннән йөртсен иде. Шәһәрдәгечә, мәсәлән.
Нина Ягашкина, Чуваш Чүпрәлесе авылы:
– Мин Чуваш Чүпрәлесе авылыннан район үзәгенә килеп, эшләп йөрим. Этләр проблемасы бик борчый. Берничә километр араны үтү минем өчен мәхшәргә тиң. Йортларның берсеннән һәр көнне миңа каршы ике эт ташлана. Хуҗасы да бу хәлне белә, күрә, әмма тыныч кына күзәтә, этләрен бәйгә куярга да уйламый. Киресенчә, “аларның берсе тешли, сак бул”, дип әйтеп, мине “тынычландырып” та куйды әле. Менә шул йорт тирәсеннән тотынып, урам буйлап барып, авылны чыкканчыга кадәр минем ни халәттә атлавымны күз алдына китерегез инде! Этләр дә бит өреп, янәшәмнән йөгерә. Кайткач кан басымын үлчәп карыйм да, ничек исән-сау өйгә кайтып җитүемә шаккатам. Югыйсә, этләрнең хуҗаларына да “бәйләгез инде шуларны, яисә кичен чыгармый торыгыз” дип берничә тапкыр әйтеп тә карадым – бәйләмиләр.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халык минем очрактыр инде ул.
Илдар Юсупов, Зур Чынлы авылы:
– Этләр проблемасы безнең авылда бик актуаль булып кала. Мин иртәнге якта һәр көнне кызым Альбинаны мәктәпкә озатам һәм каршы алам, ул әле 1 сыйныфта гына укый. Үзебезнең өйдән алып мәктәпкә барып җиткәнчегә кадәр юл буе безне урам этләре озатып бара һәм озатып кайта. Урам этләре дә түгел инде алар, һәрберсенең хуҗасы бар, әмма хуҗалары аларны бәйдә тотмый, менә шулай урамга чыгарып җибәрәләр. Балалар да, өлкәннәр дә алардан куркалар. Инде этләрнең авылдагы кешеләрне тешләү очраклары да булды. Әлеге мәсьәләне мин халык җыенында да күтәргән идем, үзебезнең авылдагы полиция участок инспекторына гариза да язып керттем. Авыл җирлегеннән дә, полициянең участок инспекторыннан да эт хуҗаларына карата өйләренә барып кисәтүләр ясалуга да карамастан, кайберләренең этләре әле дә булса урам иркенлегендә йөрүләрен дәвам итә. Аптыраш...
Ләйсән Камалова, студент:
– Хайваннарны мин бик яратам, шуңа да аларны атып үтерүгә дә, агулауга да каршы. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ бит инде. Этләрнең шулкадәр артуына да без, кешеләр үзебез дә гаепле. Күпләр кызыгып, йорт хайваны сатып алалар да, берничә айдан, туеп, аны урамга чыгарып җибәрәләр. Шуңа күрә йорт хайваннары асрау кагыйдәләрен бик нык катгыйландырырга кирәк дип саныйм. Бәлки шуннан соң булачак хуҗалар эт алыр алдыннан ныклап уйланырлар.
Эт тешләмәсен өчен һәм тешли калса нишләргә?
Белгечләр киңәше
Эт яныннан үткәндә аны котыртмагыз, аларга якын килмәгез, күзләренә карамагыз, куркуыгызны күрсәтмәгез.
Этнең тешләве тән тиресе бозылуга, җәрәхәт килеп чыгуга, кан тамырларының яралануына, эчке орган-нарның өзелүенә, канның йогышлануына китерә. Хайванның авызында күп санлы микроблар бар. Тешләгәндә алар кеше канына эләгеп, инфекцион авыру китереп чыгара.
Эт ташланырга җыенса нәрсә эшләргә соң?
– «Стоять!», «Сидеть!», «Фу!» командалары әйтеп, урында торырга;
– кулдагы берәр әйберне читкә ташларга, бу аның игътибарын үзенә җәлеп итәчәк;
– бит, муен тирәләрен сакларга;
– кулда булган әйберләрне кулланып, этнең башына, борынына сугарга;
– агач башына менәргә яисә берәр башка урынга яшеренергә.
Эт тешләсә нинди чаралар күрергә?
– ярадагы канның бер өлешен тышка чыгарырга;
– яраны су яисә водород перекисе белән юарга;
– яра тирәсен йод белән эшкәртергә;
– яраны чиста чүпрәк белән бәйләп куярга;
– зыян күрүчене дәвалау учреждениесенә илтергә.
Этнең котыру авыруыннан прививкасы барлыгын ачыклау мөһим.
Авыруның беренче бил-геләре – яраның авыртуы, организмның хәлсезләнүе, тән температурасының күтәрелүе, күп күләмдә төкерек бүленеп чыгу. Бу билгеләр 10 көннән соң (еш кына 30-90 көн) башланырга мөмкин. Мондый очракта кешене кичекмәстән госпитализацияләргә кирәк.
Профилактика чарасының иң мөһиме – котырудан прививка ясау.
Алексей Ярухин, район башлыгы урынбасары:
– Хуҗасыз этләрне атарга да, агуларга да ярамый. Аларны махсус приютка гына җибәрә алабыз. Үткән ел Мәләкәс шәһәрендәге шундый махсус этләр тота торган урынга 60тан артык эт озаткан идек. Анда закон таләбе буенча махсус шартлар һәм ветеринария тикшерүе уздырырга мөмкинлекләр бар. Этләрне башта вакытлыча яшәү пунктында ун көн карантинда тоталар. Теркиләр, авырулары, котыру билгеләре булу-булмауны карыйлар. Сәламәт дип табылган этләр стерильләштерелә, котыруга каршы вакцина ясала, махсус тамга салына һәм иреккә җибәрелә. Авыруларны, билгеле инде, йоклаталар.
Бу эшләрнең барысы да финанс чыгымнары таләп итә. Ул республика бюджетыннан субсидия формасында бирелә. Һәм үз методикасы да бар – 1000 кешегә ике эт исәбеннән. Ягъни безнең районда бер елга 60ка якын эт озатып була килеп чыга. Һәм бу эш өчен 2021 елга 253,6 мең акча каралды. Районда авыллар санын һәм сукбай этләрнең көнләп түгел сәгатьләп үрчүен исәпкә алганда елына 60лап эт аулау азрак, әлбәттә. Без инде, үз чиратыбызда, бу эшкә район бюджетындагы өстәмә керемнәрдән дә акча бүлүне планлаштырабыз.
Бер этне шундый приютка озату һәм кире кайтаруга 4000 сумга якын чыгым тотыла. Шуңа да, эт асрауга керешкәнче, аны тәрбияләп һәм бәйдә тотуга сабырлыгың һәм көчең җитәчәклеге-юклыгы турында уйлап карарга тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев